Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигезләнә.

Нигезләнгән вакытыннан поселок ТАССРның Спасс кантоны Юхмачы волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1935 елның 10 февраленнән – Кузнечиха, 1944 елның 19 февраленнән – Юхмачы, 1956 елның 7 декабреннән – Кузнечиха, 1960 елның 28 октябреннән – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Әлки, 2008 елның 9 октябреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Яңа Тумба авыл җирлегендә.

Халык саны

1926 елда – 112,
1949 елда – 177,
1958 елда – 155,
1970 елда – 37,
1979 елда – 19,
1989 елда – даими яшәүчеләр юк.