Биографиясе

1888 елның 22 сентябре, Әстерхан шәһәре — 1967 елның 13 ноябре, Мәскәү.

Казан травматолог-ортопедлар мәктәбенә нигез салучы.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1911), шунда ук эшли.

1918 елда ортопедик протезлар остаханәсе булган, 40 урынга исәпләнгән стационар белән җитәкчелек итә башлый (1920 елдан Казан ГИДУВының ортопедия һәм травматология кафедрасы мөдире).

1922–1937 елларда Казан медицина институтында (1924 елдан профессор), 1933–1937 елларда травматология һәм ортопедия кафедрасы мөдире.

1937–1953 елларда Мәскәүдә, Үзәк табибләр белемен күтәрү институтында, ортопедия һәм травматология кафедрасы мөдире.

 Хезмәтләре травматологиягә, ортопедиягә карый.

Хезмәтләре

Биомеханика пневмоторакса. К., 1925; 

Ортопедия. М., 1954.

Әдәбият

Винцентини К.М., Морозова Е.М. Профессор М.О.Фридланд // Ортопедия, травматология и протезирование. 1976. № 11.