Биографиясе

1923 елның 24 апреле, БАССРның хәзерге Бәләбәй районы Тузлыкуш авылы – 2009 елның 13 гыйнвары, Уфа шәһәре.

Башкорт педагогия институтын тәмамлый (1950). 1955 елдан РФАнең Уфа гыйльми үзәге Тарих, тел һәм әдәбият институтында (1987 елга кадәр – СССР ФАнең Башкорт филиалы, 1992 елга кадәр – СССР ФА Урал бүлекчәсенең Башкорт гыйльми үзәге), сектор мөдире (1978–1979), директор (1980–1988), революциягә кадәрге чор тарихы бүлеге мөдире (1988–1993), төп фәнни хезмәткәр (1993), профессор (1994).

Бер үк вакытта 1962–1963 елларда Бөре педагогия институты проректоры.

Хезмәтләре XIX йөзнең 2 нче яртысы – XX йөздә Башкортстанның авыл хуҗалыгы, сәнәгате һәм революцион хәрәкәте тарихы турында.

Башкорт халкы тарихына багышланган «Башкортстан АССР тарихы буенча очерклар» («Очерки по истории Башкирской АССР», 1959), «Борынгы заманнардан алып XIX йөзнең 60 нчы елларына кадәр Башкортстан тарихы» («История Башкортстана с древнейших времён до 60-х гг. XIX в.», 1996) дигән гомумиләштерүче хезмәтләр авторларының берсе.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз, Александр Невский, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Столыпинская аграрная реформа в Башкирии. Уфа, 1958;

Развитие капитализма в сельском хозяйстве Башкирии в пореформенный период. М., 1981.