- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чистай районындагы авыл. Казан – Оренбург автомобиль юлы янында, Чистай шәһәреннән 4 км көньяктарак урнашкан
1860 елларда Чистай шәһәреннән чыгучылар тарафыннан нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Новотроицкое, Новая Деревня исемнәре белән дә искә алына. Халкы игенчелек, терлекчелек, мичкә ясау белән шөгыльләнә.
1886 елда архитектор П.И.Романов проекты буенча Чистай сәүдәгәре А.П.Остолоповская хисабына агач кәшәнә урынында таш Троица чиркәве төзелә (1931 елда ябыла, бинасында кибет, ашлык склады һ.б. урнаша, 1970 еллар башында өлешчә сүтелә, 2000 елда дин тотучыларга кайтарыла, реставрацияләнә; дини архитектура истәлеге).
1888 елда земство мәктәбе ачыла (беренче укытучысы – А.Г.Миронова, 1903 елда 59 ир бала һәм 19 кыз бала укый, кызларны кул эшләренә дә өйрәтәләр).
XX йөз башында җил тегермәне, ярма яргыч, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 4500 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Иванаево волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан Чистай районында.
Хәзер Чистай Выселкасы авыл җирлеге үзәге.
1929 елда «Красный пролетарий» колхозы оештырыла. 1950 елда аның исеме Чапаев исемендәге колхоз дип үзгәртелә. 1971 елдан авылда – «Чистопольский» совхоз-техникумының җитештерү бүлеге (2 мең гектар сөрүлек җирләрне, 2 мең баш мөгезле эре терлекне үз эченә ала), 2005 елдан «ВАМИН Чистай» агрофрмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2014 елдан – «Сөт иле – Чистай» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте , 2016 елдан – «Транс Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан «Чистай Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.
Совет хакимиятенең беренче елларында башлангыч мәктәп ачыла, 1930 елда – җидееллык (махсус яңа бинада), 1958 елда – сигезьеллык, 1984 елда урта мәктәп (1990 елда типик бина төзелә) итеп үзгәртелә. 2006 елда мәктәп каршында «Тарихка орын» төбәкне өйрәнү музее оештырыла (җитәкчесе – Ю. Т.Мөгелетдинова).
Авылда мәдәният йорты (2017 елда яңа бина төзелә), китапханә (1957 елдан, 1930 елларда уку өе буларак ачыла, хәзер – мәдәният йорты бинасында), балалар бакчасы (1986 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар.
Мәдәният йорты каршында «Сказ» балалар театр-студиясе (2011 елдан, 2016 елдан «халык» исеменә ия, нигезләүчесе – М.Д.Тукова), «Кудесница» декоратив-гамәли сәнгать студиясе (2011 елдан, 2012 елдан «халык» исеменә ия, нигезләүчесе – Н.Мельникова) эшли.
Авыл янында археология истәлекләре – Чистай Выселкасы I, II, IV һәм V (Имәнкискә культурасы), III (Алтын Урда чоры болгар ядкәре) авыллыклары табыла.
Д.А.Иванов (1972 елда туган) – халыкара класслы спорт остасы, армспорт буенча дөнья, Европа чемпионы, Чистай районы башлыгы (2015 елдан);
Н.И.Семёнов (1915–1998) – Дан орденының тулы кавалеры, өлкән сержант, 1945 елдан соң туган авылында, аннары Чистай шәһәрендә яши, беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры.
1930–1931 елларда җирле храм башлыгы булып протоиерей Михаил (Вотяков) (1881–1931) хезмәт итә, репрессияләнә, атыла, 2016 елда Рус Православие чиркәве тарафыннан газап чигүче буларак изгеләштерелә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.