Мандолина

(М.Җәлилнең шәхси әйберләреннән). Татарстан Республикасы Милли музее

Башлангычы лютня (кыллы чиртмә) уен коралыннан килә.

Тулысынча мандолина XVII йөздә формалаша, дүрт кыллы уен коралы буларак е, а, b, g квинталарына көйләнә. Мандолинаның урталай киселгән груша рәвешендәге агач корпусы аерым нәзек буынтыклардан (сегментлардан) ябыштырылган. Тавыш көчәйтү хезмәтен үти торган аскы һәм өске тактасы (яссы өслеге) нараттан эшләнә. Түгәрәк яки озынча түгәрәк «розетка»сы яисә «голоснигы» бар. Мандолинаның «кузовы» гриф һәм тешсыман металл боргычлары булган яссы башлы муентык белән тоташтырыла. Уен коралының гомуми озынлыгы якынча 635 мм.

Грифта кара агачтан яисә эбен агачыннан эшләнгән яссы пластинка була, анда ладлар урнаша. Уйнарга уңайлы булсын өчен ладлар кайбер уен коралларында перламутр боҗралы юка металл бусагалар белән бүлгәләнә. Аларның саны тигезсез: гадәттә, бер яки беренче ике кыл өчен күбрәк һәм алдагы икесе яки өчесе өчен азрак (түбән кыллар өчен 19, югарылары өчен 28 яки 30). Авазлар кылларны чирткеч ярдәмендә калтыратып чыгарыла.

Соло (ялгыз) башкару, ансамбль һәм оркестр уен коралы буларак кулланыла. XIX йөздә көчле, ачык тавышлы яссы, озынча түгәрәк формадагы башка төрле мандолиналар барлыкка килә.

Татарлар арасында мандолина XIX йөзнең соңгы чирегендә, башта һәвәскәрләр уен коралы буларак, соңыннан концертларда башкару өчен киң таралыш ала. XX йөз башында беренче милли уен кораллары ансамбльләре составына керә.

Хәзерге вакытта да мандолина татарларда популярлыгын югалтмый һәм гармун белән соло, шулай ук башкаручыга кушылып уйнау өчен кулланыла, төрле традицион татар музыка уен кораллары белән ансамбльдә киң файдаланыла.

Автор — Р.Ф.Халитов