Тарихы

Авылга XVII йөздә нигез салына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек, терлекчелек, тимерчелек, мич чыгару белән шөгыльләнә.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет, ХХ йөз башында 2 мәчет, мәдрәсә, тимерчелек, 3 җил тегермәне, мануфактура һәм 2 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1160,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Килдураз волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Яңа Чәчкап авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Арсенал» колхозы оештырыла, 1930 елда берләштерелгән «Ватан» колхозы составына керә, 1958 елда – «Үзәк», 1982 елда – СССР оешуның 60 еллыгы исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1993 елда – «Үзәк» күмәк хуҗалыгы, 2003 елдан «Үзәк» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә «Үзәк» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1991 ел) бар. 2017 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Күренекле кешеләре

Ф.Ф.Сөнгатуллин (1942 елда туган) – ТРның һәм РФнең атказанган юристы.

Халык саны

1782 елда – 123 ир заты;
1859 елда – 615,
1897 елда – 935,
1908 елда – 1038,
1920 елда – 1032,
1926 елда – 646,
1938 елда – 683,
1949 елда – 500,
1958 елда – 515,
1970 елда – 444,
1979 елда – 470,
1989 елда – 249,
2002 елда – 181,
2010 елда – 171,
2015 елда – 145 кеше (татарлар).