Биографиясе

1892 елның 5 июне, Уфа губернасы Минзәлә өязе Бигеш авылы – 1940 елның 10 сентябре, Казан.

1909 елда «Хөсәения» мәдрәсәсенә укырга керә, шәкертләр хәрәкәтендә катнашканы өчен аннан куыла.

1912–1916 елларда Казан губернасының Мамадыш өязе, Вятка губернасының Алабуга өязе, Баку һәм Чимкент шәһәрләре мәктәпләрендә укытучы.

1916–1917 елларда Россия армиясендә хезмәт итә, 1917 елда 1 нче Себер запас полкының мөселман комитеты рәисе. 1918 ел башында Кызыл Гвардия отрядына керә, Оренбург шәһәрендә атаман А.И.Дутов фетнәсен бастыруда катнаша.

1918 елда Башкортстанның Вакытлы Революцион Советы әгъзасы. 1919 елда Шәрык халыклары коммунистик оешмаларының икенче Бөтенроссия съездында катнаша. 1919–1920 елларда «Кызыл Шәрык» агитация поездының сәяси бүлеге каршындагы бюро мөдире. 1920–1923 елларда Бохара һәм Ташкентта кооперация җәмгыятьләре берлеге рәисе, аннан соң РКП(б) Үзәк комитеты карамагына җибәрелә.

1924–1930 елларда ТАССРда Авыл хуҗалыгы эшчеләре һәм батраклар профсоюзлары өлкә комитеты рәисе. 1930–1938 елларда Казан коммуналь хуҗалык тресты җитәкчесе. 1939 елның августыннан Мәскәү өлкә Кулланучылар җәмгыятьләре берлегенең чит шәһәрләрдән сатып алу конторалары берләшмәсе товар белгече һәм склад мөдире. 1940 елның маеннан Татарстан Республикасы Совнаркомы каршындагы күчеп килүчеләр бүлегенең инспектор-оештыручысы.

Әдәбият

Малышева С.Ю. Булат Султанбеков: история рода, история жизни. Казань: Издательство Казанского университета, 2023. 352 с.