Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларга кадәр Янтуган авылының бер өлешен тәшкил итә.

Сембер губернасының Буа өязе Янтуган волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Буа, 1935 елның 10 февраленнән – Будённый, 1957 елның 29 ноябреннән – Чынлы, 1959 елның 12 октябреннән – Буа районында.

Хәзер Кырык Садак авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда «Земледелец» колхозы оештырыла, 1958 елда берләштерелгән «Дружба», 1969 елда берләштерелгән «Заря» колхозы составына керә. 2004 елдан «Агрофирма «Дружба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Күренекле кешеләре

А.Е.Ефремов (1910–1998) – авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, Социалистик Хезмәт Герое.

Халык саны

1926 елда – 166,
1938 елда – 231,
1949 елда – 159,
1958 елда – 99,
1970 елда – 105,
1979 елда – 63,
1989 елда – 30,
2002 елда – 28,
2010 елда – 11,
2015 елда – 11 кеше (чуашлар).