Урнашуы

Татарстанның көньяк-көнбатыш өлешендә, Карлы елгасы буенда урнашкан. Ульяновск – Зөя тимер юлындагы Буа станциясе.

Казаннан 137 км ераклыкта.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының өяз шәһәре.

1920–1930 елларда – Буа кантоны, 1930 елның 10 августыннан ТАССРның Буа районы үзәге.

Тарихы

Хәзерге шәһәр урынындагы беренче авыллар XVII йөз уртасында барлыкка килә. 1780 елда Буа авылына (башка төрле исеме – Архангельский) Сембер наместниклыгының (1796 елдан – губернасының) өяз шәһәре статусы һәм хәзерге исеме бирелә.

1780 елда – Буада Троица чиркәве, 1781 елда – өяз мәхкәмәсе, хәйрия идарәсе, шәһәр башлыгы идарәсе, дворяннар опекасы, түбән земство мәхкәмәсе, түбән расправа, өяз казначылыгы, почта экспедициясе, 1800 елда – ратуша, 1805 елда – «Нурия» мәдрәсәсе (1919 елда ябыла, 1997 елда яңадан ачыла), 1832 елда – шәһәр магистраты, 1860 елда –өч сыйныфлы ир балалар училищесе, 1874 елда –земство даруханәсе, 1905 елда – «Гыйльмия» мәчете, 1911 елда – кыз балалар прогимназсиясе ачыла.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, шәһәрдә чиркәү, мәчет, өяз һәм приход училищеләре, шәһәр хастаханәсе, почта станциясе, 1913 елда – 2 чиркәү, 2 мәчет, кыз балалар прогимназиясе, берничә училище һәм мәктәп, «Нурия» һәм «Гыйльмия» мәдрәсәләре (1907 ел), земство хастаханәсе, гарипләр йорты; пәнҗешәмбе саен – базар, ел саен Крещение (6–11 гыйнварда) һәм Покрау (27 сентябрьдә – 5 октябрьдә) ярминкәләре үткәрелә.

Халкы төрле кәсепләр, олаучылык, игенчелек, терлекчелек белән шөгылләнә, юлаучылар йортлары тота.

«Нурия» мәдрәсәсе

Революциягә кадәр «Нурия» мәдрәсәсе Сембер губернасының иң зур һәм танылган мәдрәсәләрнең берсе булып санала. Төрле елларда мәдрәсәдә танылган татар дин һәм җәмәгать эшлеклеләре, фән һәм мәдәният вәкилләре укый: З.Бәшири, Ш.М.Мөхәммәдов һәм Г.Толымбайский, тарихчы Һ.Атласи (1898–1903 елларда мәдрәсәдә укыта), дин эшлеклесе К.Б.Салихов, педагог, тәрҗемәче, тел галиме Б.З.Халидов, шәркыятьче галим, филология фәннәре докторы, профессор Г.Т.Таһирҗанов, педагоглар, язучылар, дин эшлеклеләре бертуган И. һәм К. Бикколовлар, «Икътисад» журналы мөхәррире Ф.Ш.Мортазин, каллиграф Г.Х.Вәлидов һәм башкалар.

Мәдрәсәнең нык үсеш алган чоры XIX йөз ахыры – XX йөз башына, ахун ишан Нургали Хәсәнов (Нургали Хәсән әл Буави) җитәкчелек иткән вакытка туры килә.

1904 елда мәдрәсә комплексы мәчетне, 2 кирпеч һәм 3 агач бинаны берләштерә. 1913 елда 12 мөгаллим укыта, 300 артык шәкерт укый.

1915 елда мәдрәсә каршында кыз балалар өчен рус-татар мәктәбе ачыла.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда Буада «Кызыл Армия» колхозы оештырыла, 1951 елдан «Кызыл Йолдыз» колхозы составында, 1963 елда колхоз бетерелә.

1931 елда Буа машина-трактор станциясе оештырыла, 1997 елдан «Буа машина-технология станциясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

1937 елда «Сельхозснаб» Тәтеш районара оешмасы филиалы буларак «Буаагропромснаб» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять оештырыла, 1949 елдан Идел аръягы төбәге районнарын матди-техник яктан тәэмин итү максатында мөстәкыйль предприятие буларак эшли.

1939–1963 елларда Буа җиләк-җимеш питомнигы, 1963–1995 елларда – Буа җиләк-җимеш питомнигы совхозы эшли.

Шәһәрнең сәнәгать предприятиеләре:

  • «Майсыр ясау комбинаты» (хәзер «Ак Барс» холдингы составында; 1950 елдан эшли);
  • «Буа хуҗалыкара төзелеш оешмасы» ябык акционерлык җәмгыяте (1959 елдан);
  • «Буа шикәр заводы» ачык акционерлык җәмгыяте (1960 елда файдалануга тапшырыла, 1994 елдан хәзерге исемдә);
  • Буа кошчылык фабрикасы (1966 елдан);
  • «Буа шәһәренең 6 нчы механикалыштырылган күчмә колоннасы» ачык акционерлык җәмгыяте (1969 елдан, 2001 елдан хәзерге исемдә);
  • «Буа машиналар төзү заводы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (1969 елда авыл хуҗалыгы техникасын һәм халык куллану товарларын җитештерү максатында Казан моторлар төзү заводы филиалы буларак ачыла, 1976 елда филиал Буа машиналар төзү заводы итеп үзгәртелә, 2007 елдан хәзерге исемдә);
  • «Буа мамык фабрикасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (1970 елда Буа райпромкомбинаты (1933 елдан эшли) нигезендә оештырыла, 2007 елдан хәзерге исемдә);
  • «Буа юл төзелеше» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (1979 елда «Татколхозстрой» трестының юл төзелеше уастогы буларак оештырыла, 2006 елдан хәзерге исемдә);
  • «Буаагрохимсервис» ачык акционерлык җәмгыяте (1980 елда «Сельхозхимия»нең Буа бүлекчәсе буларак оештырыла);
  • Буа завод конюшнясы (1995 елда «Буа» терлек симертү совхозы нигезендә Буа зональ нәселле ат үрчетү предприятесе буларак оештырыла);
  • «Буа спирт заводы» ачык акционерлык җәмгыяте (2003 елдан).

Мәгариф

1932–1941 елларда Буада мәктәпкәчә белем бирү педагогия училищесе эшли. 1941 елда Чистай мәктәпкәчә белем бирү педагогия училищесенә кушыла.

1936 елда ике еллык шәфкать туташлары мәктәбе ачыла, 1954 елда медицина училищесе итеп үзгәртелә.

1931 елда ТАССР игенчелек халык комиссариаты каршындагы ветеринария секторы нигезендә Буа ветеринария техникумы ачыла.

2000 елдан Югары һөнәри белем бирү «Социаль белем бирү академиясе» хосусый учреждениесенең Буа филиалы эшли.

Шәһәрдә 6 урта уку йорты эшли:

  • академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге урта мәктәп (1917 елда кыз балалар гимназиясе буларак ачыла, 1918 елда – икенче дәрәҗә хезмәт мәктәбе, 1932 елда – җидеелык, 1934 елда – А.В.Луначарский исемендәге урта мәктәп итеп үзгәртелә, 2008 елдан Р.З.Сәгъдиев исемендә, мәктәп каршында Р.Харис исемендәге төбәк тарихы музее эшли);
  • М.Вахитов исемендәге гимназия (1922 елда урта мәктәп буларак ачыла, 1934 елда М.Вахитов исеме бирелә, 1992 елда гимназия статусы бирелә; 1995 елдан гимназия каршында музей эшли, нигез салучы –Р.Х.Галәветдинов);
  • сәләтле балалар өчен лицейинтернат (1961 елда ятим балалар өчен 1 номерлы мәктәп-интернат буларак ачыла, 1992 елда – урта мәктәп-интернат, 2001 елда – Балалар йорты, 2003 елда – 6 номерлы урта мәктәп, 2008 елда – сәләтле балалар өчен лицей-интернат итеп үзгәртелә);
  • аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 1 номерлы урта мәктәп (1962 елда тулы булмаган урта мәктәп буларак ачыла, 1964 елда – урта мәктәп, 1990 елда – гимназия, 1998 елда – янә урта мәктәп итеп үзгәртелә);
  • 2 номерлы лицей (1976 елда 2 номерлы урта мәктәп буларак ачыла, 1995 елдан – мәктәплицей, 1998 елдан – лицей);
  • 5 номерлы гимназия (2001 елда ачыла, 2016 елдан аның каршында төбәк тарихы музее эшли, җитәкчеәләре – Г.Т.Әбделмәнова, Н.Ю.Казначеева).

Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә 12 балалар бакчасы эшли.

1918 елда – Буа музыка студиясе, 1919 елдан – музыка мәктәбе (1941–1947 елларда эшләми).

1986 елда музыка һәм сәнгать (1977 елда ачыла) мәктәпләре нигезендә Буа балалар сәнгать мәктәбе ачыла.

Спорт

1999 елда «Юность» һәм «Батыр» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре, 2007 елда – «Дельфин» спорт комплексы (анда «Арктика» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе урнаша), 2001 елда – ипподром, ат спорты мәктәбе ачыла.

Мәдәният

1918 елда китапханә (1977 елда аның нигезендә Үзәк китапханә оештырыла); 1972 елда – район Мәдәният сарае (элек клуб буларак эшли) ачыла.

Мәдәният йорты каршында:

  • «Ләйсән» җыр һәм бию ансамбле (1966 елдан, 1980 елдан халык ансамбле, нигез салучы –С.Н.Зәйнуллин),
  • «Яктылык» театр коллективы (1975 елдан, 1980 елда халык театры, нигез салучы –С.Л.Зәйнуллин),
  • «Уяв» фольклор коллективы (2004 елдан, җитәкчесе – В.М.Матросов),
  • «Гольфстрим» балалар хореография коллективы (2010 елдан, җитәкчесе – И.А.Минханова),
  • «Гөлҗамал» фольклор коллективы (2011 елдан, җитәкчесе – Ф.М.Исхакова),
  • «Родник» хор коллективы (2012 елдан, җитәкчесе – В.П.Евдокимова),
  • «Теремок» балалар курчак театры (2013 елдан, җитәкчесе – Г.Ә.Салаватова),
  • «Рябинушка» рус җыры вокаль ансамбле (2014 елдан, җитәкчесе – В.П.Евдокимова) эшли.

Буа төбәк тарихы музеена 1992 елда нигез салына, 1994 елда ачыла, ике катлы бинада урнаша (XVIII йөзнең икенче яртысы архитектура истәлеге). Төп экспозицияләре төбәк тарихына, буалыларның тормышы һәм эшчәнлегенә, XVIII йөздә– XIX йөз башында крәстияннәр көнкүрешенә, Бөек Ватан сугышына багышлана.

1919 елда шәһәрдә «Театр интернационального искусства» рус күчмә театры оеша, шул ук елда аның татар труппасы, 1924 елда труппа нигезендә татар шәһәр үзешчән театры оеша, 1950 елга кадәр эшли.

1942–1944 елларда Буада Колхоз-совхоз театры эшли, соңыннан Татар республика күчмә театры (хәзер К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры).

2007 елда Буа драма театры ачыла (сәнгать җитәкчесе – ТРның атказанган артисты РТ Р.И.Садриев). Репертуарында рус һәм чит ил драматургларының, шулай ук милли авторларның классик пьесалары бар. Тетрның әйдәп баручы артистлары арасында – Л.Гайнуллина, И.Латыйпов, З.Морзаханова, Ч.Хикмәтова, Ә.Шәрәфетдинова һәм башкалар.

2017 елдан Р.И.Садриев башлангычы белән ел саен «Буа: диалог киңлегендә» халыкара театр фестивале уздырыла.

Шәһәрдә «Җамигъ» икенче җамигъ мәчете (1905 елдан, 1989 елда реконструкцияләнә), «Габделмалик» (1988 елдан), «Тәкъва» (1993 елдан), «Госман» (1994 елдан, Сәйф Габдулла Аннуман акчасына төзелә),«Әниләр» (1998 елдан), мәдрәсә каршындагы мәчет (2002 елдан), «Хаҗилар» (2008 елдан), Камилә (2015 елдан) мәчетләре; Троица соборы (1810 елдан, 1828 елда чаң манарасы куела (хәзер югалган), совет елларында анда тәмәке тасмалары фабрикасы урнаша, 1989 елдан дин тотучыларга кире кайтарыла) бар.

1997 елдан мәдрәсә эшли (2002 елдан яңа бинада).

2001 елда картлар һәм инвалидлар интернат йорты ачыла.

Шәһәрдә мәдәни мирас объектлары сакланган:

  • Троица соборы (1810 ел, барокко һәм классицизм стильләре элементлары катнаш дини архитектура истәлеге);
  • ир балалар училищесе (1860 ел, классицизм архитектурасы элементлары катнаш эклектика стилендәге гражданлык архитектурасы истәлеге);
  • кабулханәләр бинасы (1882 ел, эклектика стилендәге архитектура истәлеге; беренче катта – өяз казначылыгы һәм исправник фатиры, икенче катта кабул итү бүлмәсе, архив һәм өяз полиция идарәсе урнаша; хәзер – төбәк тарихы музее);
  • земство идарәсе бинасы (1888 ел., 1904 елда яңадан төзелә, эклектика стиленең «кирпеч» юнәлешендәге архитектура истәлеге);
  • «Нурия» мәдрәсәсе бинасы (XIX йөз ахыры, эклектика стиленең «кирпеч» юнәлешендәге архитектура истәлеге);
  • XIX–ХХ йөзләр чигендәге торак йортлар (бер йорт – барокко архитектурасы элементлары катнаш эклектика стиленең псевдорус юнәлешендә; өч йорт – эклектика стиленең «кирпеч» юнәлешендә; өч йорт – халык архитектурасы элементлары катнаш эклектика стилендә төзелгән);
  • земство даруханәсе (1902 ел, металл детальләрне бизәүдә модерн элементлары катнаш эклектика стиленең «кирпеч» юнәлешендәге архитектура истәлеге; 1918 елда бинада коммунарлар – «Төньяк коммуна» әгъзалары тулай торагы урнаша; 1969 елда Гражданнар сугышы герое И.С.Космовскийның (1895–1919) һәлак булганына 50 ел тулу уңаеннан бинага «1918 елда бу йортта Буа өязендә большевикларның партия ячейкаларын оештыручы – Иван Сергеевич Космовский яшәгән. 1919 елда һәлак була» язулы мемориаль такта куела);
  • Бурундуковский йорты (ХХ йөз башы, урам як фасады эклектика стиленең «кирпеч» юнәлешендә бизәлгән торак архитектурасы истәлеге);
  • «Гыйльмия» мәдрәсәсе бинасы (1905 ел, милли романтизм үзенчәлекләре чагылган архитектура истәлеге);
  • икенче җамигъ мәчет (1905 ел, 1989 елда реконструкцияләнә, эклектика стиленең классицизм юнәлешендәге мөселман дине корылмасы);
  • Һөнәрчелек училищесе (1910 ел, төп керү урыны һәм үзәк ризолит бизәлешендә сәнәгать модерны һәм эклектика стиле элементлары өстенлек иткән, готик архитектура мотивлары катнаш гражданлык архитектурасы истәлеге; рельефлы декоратив бизәкләр ампир стилендә бизәлгән; 1931 елдан бинада Буа ветеринария техникумы урнаша);
  • кыз балалар прогимназиясе бинасы (1913 ел, аерым эклектик детальләре булган провинциаль модерн стиленең рационализм юнәлешендәге архитектура истәлеге);
  • земство хастаханәсе биналары комплексы (1914 ел, халык архитектурасы элементлары катнаш эклектика стиленең классицизм юнәлешендәге архитектура истәлеге);
  • шәһәр электр станциясе бинасы (1917 ел, эклектика стиленең «кирпеч» юнәлешендәге сәнәгать архитектурасы истәлеге).

Буа шәһәре янында археология истәлекләре: Буа авыллыгы (Идел буе Болгар дәүләтенең монголларга кадәрге чоры), Буа торулыгы (соңгы бронза дәвере) табыла.

Күренекле кешеләре

И.Н.Алиев (1926–2014) – мәдәният эшлеклесе, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССР мәдәният министры (1976– 1985 елларда);

Н.Л.Алиев (1898–1961) – партия һәм хакимият хезмәткәре;

Ш.Р.Арсланов (1956 елда туган) – дәүләт эшлеклесе, икътисад фәннәре кандидаты;

Р.Г.Әхмәдиев (1939 елда туган) – нефтьче, техник фәннәр кандидаты;

Г.Х.Вәлидов (Гарифҗан Буави) (1879– 1946) – агачны уеп бизәк ясаучы, каллиграф, 50 мөселман кабер ташы язуы авторы;

Т.А.Власова (1905–1986) – психология фәннәре докторы, СССР Педагогика фәннәре Академиясе академигы, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары кавалеры;

Э.Р.Галимов (1950 елда туган) – техник фәннәр докторы;

Азат М.Гомәров (1938 елда туган) – химия кибернетикасы өлкәсе галиме, техник фәннәр докторы;

Әсхәт М.Гомәров (1947 елда туган) – химик-технолог, техник фәннәр докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе, ТР ФА президенты урынбасары (2006–2013 елларда), ТРның Дәүләт бүләге лауреаты;

А.М.Екимова (1951 елда туган) – инженер-технолог, техник фәннәр кандидаты,ТРның атказанган химигы, ТРның Дәүләт бүләге лауреаты;

А.Ф.Казанкин (1900–1955) – генерал-лейтенант, Ленин ордены, Кызыл Байрак, икенче дәрәҗә Суворов, беренче дәрәҗә Кутузов орденнары кавалеры;

В.В.Карпов (1939– 1998) – шахмат композиторы, шахмат буенча СССР спорт остасы;

Н.С.Курамшин (1942 елда туган) – фотожурналист, ТАССРның һәм РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре;

Г.И.Мөхәммәдьяров (1900–1952) – хирург, медицина фәннәре докторы, ТАССРның атказанган табибе, беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе» орденнары кавалеры;

Ш.М.Мөхәммәдов (1865–1923) – язучы, нашир, журналист;

И.Т.Насретдинов (1967 елда туган) – юрист, икътисад фәннәре кандидаты;

Р.К.Низамов (1957 елда туган) – техник фәннәр докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе, Казан архитектура-төзелеш университеты ректоры (2008 елдан);

И.В.Павлов (1909–1979) – хокук белгече-галим, юридик фәннәр докторы;

И.А.Праксин (1855–1913) – медицина докторы, Казан университетының хирургия мәктәбен оештыручы;

М.Н.Садыйков (1970 елда туган) – терапевт, медицина фәннәре кандидаты, ТРның сәламәтлек саклау министры (2018 елдан), ТРның Дәүләт бүләге лауреаты;

Наил С.Садыйков (1941 елда туган) – көнкүреш гигиенасы белгече, сәламәтлек саклауны оештыручы, ТРның сәламәтлек саклау министры урынбасары (1989–2003 елларда), ТРның һәм РФнең атказанган табибе;

Нариман С.Садыйков (1940 елда туган) – ветеринария микробиологы, ветеринария фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган ветеринария табибе;

И.А.Салихов (1927 елда туган) – хирург, медицина фәннәре докторы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе;

А.В.Самочкин (1914–1977) – подполковник, Советлар Союзы Герое, Ленин ордены, Кызыл Байрак, икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры;

Г.С.Сторожев (1918–1994) – тракторчы-машинист, Социалистик Хезмәт Герое (Буа шәһәрендәге бер урам аның исемен йөртә);

О.Н.Строкин (1960–2014) – генерал-майор, Брянск өлкәсе буенча Россия ФСБ идарәсе башлыгы (2009 елдан);

М.Г.Сульва (Кугушева) (1901–1966) – драма актрисасы, ТАССРның атказанган артисты;

В.И.Трусенёв (1931–2001) – җиңел атлет, СССРның атказанган спорт остасы, диск ату буенча беренче рекорд куючы, СССР чемпионатлары чемпионы һәм призеры, Европа чемпионы (ике тапкыр) (Буа шәһәрендәге стадион аның исемен йөртә);

Н.Г.Фәйзетдинов (1939 елда туган) – ТАССРның атказанган табибе;

Л.А.Харисова (1956 елда туган) – педагог, педагогика фәннәре докторы.

Халык саны

1763 елда – 1273,
1782 елда – 1365,
1795 елда – 1819,
1859 елда – 2949,
1897 елда – 4296,
1913 елда – 5545,
1920 елда – 5403,
1926 елда – 4730,
1939 елда – 5900,
1959 елда – 9000,
1970 елда – 13700,
1979 елда – 16200,
1989 елда – 16800,
2002 елда – 19700,
2010 елда – 20300,
2015 елда – 20900 кеше (татарлар – 62,3%, руслар – 25,5%,чуашлар – 10,9%).