Тарихы

Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Кищак исеме белән дә билгеле.

1835 елга кадәр халкы дәүләт (1860 елларга кадәр – удел) крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек. 1881 елда Киштәк халык училищесе ачыла.

ХХ йөз башында чиркәү-приход мәктәбе, 12 сәүдә-сәнәгать йорты эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 784,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Борындык волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында.

1930 елның 10 августыннан –Буа, 1935елның 10 февраленнән – Будённый, 1957 елның 29 ноябреннән – Чынлы, 1959 елның 12 октябреннән Буа районында.

Хәзер Чуаш Киштәге авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Прогресс» колхозы оештырыла, 1963 елда зурайтылган «Родина» колхозы составына керә, 1982 елда «Россия» колхозы составында бүленеп чыга.

1994 елдан «Восход» колхозы, 2002 елдан «Восход» күмәк предприятиесе, 2004 елдан «Агрофирма «Родина» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2007 елдан «В.Чернов исем. агрофирма» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2013 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елларда авылда башлангыч мәктәп ачыла, соңрак – тулы булмаган урта мәктәп, 1978 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (шул ук елны яңа бина төзелә).

1987 елда мәктәптә төбәк тарихы музее ачыла (нигез салучы – И.А.Васильев).

Авылда балалар бакчасы (1988 елдан), мәдәният йорты (1978 елда яңа бина төзелә), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1859 елда – 255,
1897 елда – 595,
1913 елда – 822,
1920 елда – 821,
1926 елда – 911,
1938 елда – 953,
1949 елда – 882,
1958 елда – 910,
1970 елда – 990,
1979 елда – 924,
1989 елда – 512,
2002 елда – 471,
2010 елда – 398,
2015 елда – 403 кеше (чуашлар).