Аерым бер билгеләр (астрономик, климатик, синоптик, фенологик һ.б.) буенча билгеләнә.

Астрономиядә төньяк ярымшарда язга язгы көн-төн тигезлеге белән (20–21 март) җәйге кояш торгынлыгы көне (21–22 июнь) арасындагы вакытны кертәләр. 1 марттан 31 майга кадәрге чор календарь яз дип санала.

Климатик сезон буларак, яз кыштан җәйгә күчү вакыты, һава температурасының күтәрелүе белән характерлана. Яз башы дип һаваның уртача тәүлеклек температурасы 0 °C аша тотрыклы узу, (ТР территориясендә уртача 5 һәм 10 апрель аралыгында күзәтелә), яки тотрыклы кар капламы эри башлау (уртача 6–16 апрель) датасы алына. Климатик язның тәмамлануы һаваның уртача тәүлеклек температурасы 15 °C аша узу датасы (27 май – 2 июнь) яки һавада язгы кырауларның тәмамлануы (7–26 май) белән билгеләнә. Шулай итеп, ТРда яз уртача 2 ай тирәсе дәвам итә.

Уртача айлык температура апрельдә 2,5–4,5 °C тан (абсолют максимум 29–30 °C, абсолют минимум -28 дән -36 °C ка кадәр) майда 11–13 °C ка кадәр (абсолют максимум 32–35 °C, абсолют минимум -6 дан -10 °C ка кадәр).

Атмосфера явым-төшемнәренең уртача күләме майда – 35–45 мм, сезонга – 65–75 мм. Язгы чор өчен 10 елга уртача 3–4 тапкыр күзәтелүче һәм еш кына коры җилләр белән бергә билгеләнүче атмосфера корылыгы, шулай ук кырау, ә аерым елларда – боз яву, су басу куркынычы хас.

Яз – табигатьнең җанлану чоры. Кара каргалар кайта («кара карга килгәч, бер айдан кар китәр»), март ахыры – апрель башында сыерчыклар һәм тургайлар килә. Урман кошлары – кызылтүш, миләш чыпчыклары һәм язгы ташу хәбәрчеләре – чәберчек кошлар күренә башлый. Очлы яфраклы өрәңге һәм сөялле каен агачларында сут йөри башлый, усак һәм кабар агачларының кабыгы яшелләнә. Ак зирекнең орлыклары коела, кызыл талның ак йомшак алкалары ачыла.

Беренче үги ана яфрагы, җилдәк, күкебаш, сәрдәнә, зибык уты, каз юасы чәчәкләре күренә.

Балыклар сай сулыкларга җыела.

Эт шомырты күбәләге һәм кайгылы күбәләк очып чыгалар, камкалар йокыдан уяна.

Март ахырында бүре, куян, бурсык, төлкеләрнең балалары туа.

Яз ахырында шомырт (бу чорда еш кына яңадан суытып ала); иң соңыннан балан, юкә, имән чәчәк ата.