Тарихы

Авыл 1623 елдан мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы удел крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек, терлекчелек олаучылык, йомырка җыеп сату, урман кисү белән шөгыльләнә.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 641,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Ырынгы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Түбән Наратбаш авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Көрәш» колхозы оештырыла, 1958 елда берләштерелгән «Коммунизм» колхозы составына керә, 2001 елда «Алга» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә, 2003 елдан «Нива» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2013 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда «Миләшкәй» балалар бакчасы (2016 ел), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1994 ел) бар.

Авыл янында археология истәлеге – Бикмураз торулыгы (гомумболгар истәлеге) табыла.

Күренекле кешеләре

Ярулла Вәли (1879–1937) – прозаик, драматург, репрессияләр чоры корбаны.

Халык саны

1795 елда – 229,
1859 елда – 435,
1897 елда – 722,
1913 елда – 828,
1920 елда – 850,
1926 елда – 784,
1938 елда – 680,
1949 елда – 633,
1958 елда – 528,
1970 елда – 694,
1979 елда – 719,
1989 елда – 398,
2002 елда – 434,
2010 елда – 449,
2015 елда – 538 кеше (татарлар).