Эчтәлек

Кече Чирмешән елгасының уң ярында Алексеев районында урнашкан (элеккеге Никольский Баран авылы янында, хәзер Арбузов-Баран авылы составында).

Никольский Баран комплексы ядкәрләре 1881 елда — В.А.Казаринов, 1962–1970 елларда — Р.Г.Фәхретдинов, 1970–1980 елларда А.Х.Халиков, Ф.Ш.Хуҗин һ.б. тарафыннан тикшерелә.

X–XIII йөзләргә караган 2 шәһәрлекне, 3 авыллыкны һәм 1 каберлекне үз эченә ала. Түгәрәк формалы (мәйданы 0,8 га чамасы) беренче шәһәрлек боҗрасыман ур һәм чокыр белән камалган. Культура катламының калынлыгы 1 м га җитә.

Фаразланганча, Биләр шәһәре янындагы хәрби кальга булган. Төньяктарак, текә борын түбәсендә урнашкан икенче шәһәрлек барлык яктан да ур һәм чокыр, төньяктан ике рәт урлар һәм өч рәт чокырлар белән ныгытылган. Культура катламы юк. Фаразланганча, XIII йөзнең 1 нче яртысында төзелеп бетмәгән болгарлар шәһәре калдыклары. Ике шәһәрлек арасында, шулай укалардан көнбатыш һәм төньяк тарафларда авыллыклар урнашкан (мәйданнары 4–6 га).

1983 елда А.Х.Халиков тарафыннан беренче авыллык янындагы мөселман зиратында 24 кабер өйрәнелә. Каберлекнең борынгырак өлеше X–XI йөзләр торулыгы катламы белән капланган. Анда, Ибне Фазлан билгеләп үткәнчә, 922 елда ук агач мәчетләре булган мөселман бәрәнҗәрләр җирләнгән булуы ихтимал.

Әдәбият

Археологические памятники бассейна р. Черемшан. К., 1990;

Дроздова Г.И. Исследование окрестностей Билярского городища (по материалам А.Х.Халикова) // Биляр и Волжская Булгария: Изучение и охрана археологических памятников. К., 1997.                            

Автор —  Ф.Ш.Хуҗин