- РУС
- ТАТ
нәкышьче, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1981)
1927 елның 25 июне, Вятка губернасы, Нолинск өязе Подгорное авылы — 2010 елның 21 декабре, Казан.
Казан сәнгать училищесен тәмамлый (1958).
Рәссамнар берлеге әгъзасы (1980).
1959–1987 елларда ТАССР Сәнгать фондында.
Киң иҗат диапазонлы рәссам буларак, Неустроев пейзаж, натюрморт, портрет, тематик картиналар жанрларында эшли. Аның иҗатында станлы нәкышь төп урынны алып тора. Портрет геройлары — замандашлары: эшчеләр, колхозчылар, галимнәр, сугыш һәм хезмәт ветераннары: «С.А.Кудряшов, Идел буе флотилиясе командиры» (1959–60), «Әлфия» (1965), «Бабай» (1970). Н.ның лирик-романтик пейзажлары Урта Идел һәм Урал буе табигатенә, шәһәр күренешләренә мәдхия җырлый: «Дача бистәсе» (1962), «Яр Чаллы» (1968), «Йөзьяшәр чыршылар» (1974), «Болытлы көн» (1975), «Октябрь» (1977).
Натюрморт жанрын үстерүгә лаеклы өлеш кертә: «Ромашкалар» (1965), «Самавырлы натюрморт», «Кыр чәчәкләре» (икесе дә — 1968), «Алтын чәчәкләр» (1970). Тематик натюрмортлары аеруча зур әһәмияткә ия: «Картлач» (1970), «Рәхим итегез!» (1970–1972), «Өй эче күренеше» (1979) — аларда рәссам татар халык көнкүрешенең характерлы үзенчәлекләрен чагылдыра.
Неустроев Казандагы җәмәгать корылмаларының интерьерларын бизи: елга порты вокзалы, «Луч» кафесы (икесе дә — 1965), «Поволжье» кибете (1965, Р.Р.Һибәтуллин белән бергә).
Казакъстан ССРда (Алма-Ата, 1962), Әзәрбайҗанда (Баку, 1979), Каракалпак АССРда (Нукус, 1980) узган күргәзмәләрдә, ТАССР рәссамнары әсәрләре күргәзмәләрендә, РСФСР автономияле республикалар рәссамнарының әсәрләре күргәзмәсендә (Мәскәү, 1971), «Зур Идел-5» зона күргәзмәсендә (Казан, 1980) катнаша. Шәхси күргәзмәләре Казанда уза (1970, 1980, 1987). Неустроев әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Әлмәт картиналар галереясында, шәхси тупланмаларда саклана.
Червонная С.М. Художники Советской Татарии. К., 1984.
Автор — М.Е.Ильина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.