Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1920 елларда нигез салына. Беренче исеме – Алга, 1930 елларда – Якты Елань.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантоны Бөгелмә волостенда. 1930 елның 10 августыннан Бөгелмә районында.

Хәзер Яңа Сумароково авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Яшәр” колхозы оештырыла, 1952 елда – Разин исемендәге колхоз (Ростовка авылы), 1957 елда берләштерелгән “Сокольский” совхозы составына керә, 1967 елда “Сумароковский” совхозы итеп үзгәртелә, 1989 елда мөстәкыйль “Ростовский” совхозына аерылып чыга.

1998 елда – ике крәстиян-фермер хуҗалыгы, 2001 елда “Яшәр” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы оештырыла.

Халкы сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1926 елда – 88,
1938 елда – 175,
1949 елда – 141,
1958 елда – 119,
1970 елда – 126,
1979 елда – 93,
1989 елда – 58,
2002 елда – 74,
2010 елда – 60,
2015 елда – 72 кеше (татарлар).