Биографиясе

1901 елның 20 февраля, Чернигов губернасы, Глухов өязе Шостка шәһәре – 1972 елның 2 августы, Казан.

1924 елда Шостка химия-технология институтын тәмамлый, Шостка химия заводында эшли.

1931–1934 елларда Шостка химия-технология институтында, химия факультеты деканы.

1934–1968 елларда Казан химия-технология институтында; кафедра мөдире һәм директор урынбасары.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре нитратцеллюлоз дарылар һәм каты ракета ягулыклары химиясенә һәм технологиясенә карый.

Дары эшкәртү процессларының теоретик нигезләрен төзи, аларның үзлекләрен тикшерә.

260 фәнни мәкалә авторы, уйлап табуга 75 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре

Физико-химические свойства порохов. Москва, 1940.

Әдәбият

Профессора, доктора наук. Политехнический институт — КХТИ — КГТУ (1919–2000): Краткий биографический справочник. Казань, 2000.