Биографиясе

1943 елның 25 февралендә Лаеш районы Яңа Поляна авылында туган.

Смоленск физкультура институтын тәмамлый (1970 ел).

Воровский исемендәге Спорт клубында тәрбияләнә (Казан, тренеры Н.Фәйзуллин).

СССР чемпионы (1967–1975 елларда, СССР җыелма командасы составында шәхси һәм команда зачетларында), Бөтенсоюз күпкөнле велосипедта узышуда җиңүче (1970–1971 еллар, 1973–1974 еллар), дөнья чемпионатында көмеш медаль алучы (1974 ел).

1961–1968 елларда Казан штепсельле аергычлар заводында эшли.

1975–2003 елларда Профсоюзларның Татарстан республика советы комплекслы Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер-укытучы.

Бүләкләре

Медаль белән бүләкләнә.