Тарихы

1740 елларда нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Троицкий исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша; Троицкий чиркәве, чиркәү-приход һәм земство мәктәпләре, су тегермәне, земство почта станциясе эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1520 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Сумароково волосте үзәге. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Бөгелмә районында.

Хәзер Яңа Сумароково авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Студеный ключ” һәм “Огонек” колхозлары оештырыла, 1952 елда Ленин исемендәге колхозга (аның составына Шевченко исемендәге колхоз да керә, Аргуновка поселогы) берләштерелә, 1957 елда берләштерелгән “Сокольский” колхозы составына керә, 1967 елда “Сумароковский” совхозы итеп үзгәртелә.

1989 елда мөстәкыйль “Сумароковский” совхозына аерылып чыга. 1998 елдан өч крәстиян-фермер хуҗалыгы оештырыла, соңрак “Колос” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына берләштереләләр, 2005 елдан “Возрождение крестьянства” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә “Возрождение крестьянства” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1975 елда тулы булмаган урта мәктәп ачыла (яңа бина төзелә), 1991 елда – урта, 2010 елда – тулы булмаган урта, 2012 елда башлангыч мәктәп – балалар бакчасы мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (1980 елдан балалар бакчасы бинасында, 2014 елда яңа бина төзелә), мәдәният йорты (1978 елдан) эшли.

Төзекләндерелгән “Святой ключ” чишмәсе (2006 ел) бар.

Халык саны

1859 елда – 883,
1889 елда – 770,
1897 елда – 984,
1910 елда – 739,
1920 елда – 1041,
1926 елда – 610,
1938 елда – 758,
1949 елда – 667,
1958 елда – 331,
1970 елда – 362,
1979 елда – 445 (1970 елда Зеленая Гора авылы һәм Хуторский поселогы бетерелгәннән соң, халкы Яңа Сумароково авылы составына керә),
1989 елда – 466,
2002 елда – 422,
2010 елда – 349,
2015 елда – 416 кеше (руслар – 70%).