Административ-территориаль буйсынуы

Авылга XX йөз башында (башка мәгълүматлар буенча, 1930 елларда) нигез салына. Беренче исеме – Грязнушка, 1940 еллардан хәзерге исемдә.

Оештырылган вакытыннан Бөгелмә районында. Хәзер Берёзовка авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Луначарский исемендәге колхоз оештырыла, 1949 елда – Луначарский исемендәге, 1952 елда Матросов исемендәге авыл хуҗалыгы артеле итеп үзгәртелә.

1957 елда – “Бөгелмә” кошчылык совхозы, 1960 елда – “Бөгелмә” дәүләт нәселле кошчылык заводы, 1975 елда “Бөгелмә” терлек симертү совхозы составына керә.

Халкы күбесенчә “Берёзовка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, ат үрчетү белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда мәдәният йорты (1960 елдан, 1987 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты (1960 елдан, 2012 елда яңа бина төзелә), мәчет бар.

Мәдәният йорты каршында 1990 елдан “Зәлия” фольклор коллективы (оештыручысы – Ф.С.Сафиуллин, җитәкчесе – А.М.Сафиуллина) эшли.

Халык саны

1958 елда – 139,
1970 елда – 230,
1979 елда – 196,
1989 елда – 157,
2002 елда – 214,
2010 елда – 246,
2015 елда – 256 кеше (татарлар).