Карбонатлы җир асты сулары җир өстенә чыккан урыннарда барлыкка килә.

Якынча 40 микроэлементны (Mn, Cu, Ni һәм башкалар) үз эченә ала.

ТРда торфлы туф чыганаклары Сөйки авылы һәм Идел елгасындагы Красный Ключ пристане янында (Кама Тамагы районы) табыла.

Төзелештә туфракны известьләү өчен кулланыла.