Евразия һәм Төньяк-көнчыгыш Африкада яши.

Гәүдә озынлыгы 90 см тирәсе, авырлыгы 1,5 кг га кадәр. Каурый капламы ап-ак, башында сары төстәге бүреге бар (яшь кошларда юк). Томшыгы кара, очы сары, озын һәм яссы, түгәрәкләнгән калак кебек киң. Канатлары һәм койрыгы кыска. Аяклары озын, кара.

Челәннән яшәеш рәвеше белән аерыла. ТР территориясенә сирәк очып керә. Идел алдында очрый. Яр буйларында, күл һәм елга сайлыкларындагы камышларда оялый. Су бөҗәкләре, суалчаннар, балык һәм бака уылдыклары белән туклана. Азыкны ләмле сай сулыкларда таба.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.