Тарихы

1830 елларда нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе, 2 су тегермәне була. Авыл җәмәгатенең имана җире 759 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Түбән Чыршылы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1959 елның 16 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Аланлык авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда “Средний ключ” колхозы оештырыла, 1955 елдан берләштерелгән Ленин исемендәге колхоз (үзәк утары – Аланлык авылы), 1993 елдан – Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан – “Ленин” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1859 елда – 280,
1889 елда – 461,
1910 елда – 529,
1920 елда – 601,
1926 елда – 414,
1938 елда – 654,
1949 елда – 574,
1958 елда – 585,
1970 елда – 480,
1979 елда – 309,
1989 елда – 204,
2002 елда – 163,
2010 елда – 125,
2017 елда – 113 кеше (шул исәптән чуашлар – 64%).