- РУС
- ТАТ
Оренбургта шул исемдә чыккан газета басмаханәсе
1909 елда бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләр тарафыннан ачыла. Иң яхшы җиһазланган татар матбагаларының берсе.
1918 елга кадәр 222450 данә гомуми тираж белән 125–130 лап исемдә татарча, казакъча китап бастыра. Алар арасында Риза Фәхретдиннең 39 исемдәге китабы, Фатих Кәриминең «Дөнья халыклары» сериясендәге китаплары, дәреслекләр, географик карталар, төрле белешмәлекләр, фәнни-популяр хезмәтләр, матур әдәбияттан Г.Ибраһимов, Ш.Камал, Н.Думавиларның әсәрләре, Абай шигырьләре (1916), рус язучылары һәм галимнәре иҗатыннан татарчага тәрҗемәләр, казакъ авторлары әсәрләре, Шәрекъ фольклоры үрнәкләре һ.б. бар.
Күпчелек китаплар «Вакыт» газетасы редакциясе заказы белән, аерым басмалар «Хезмәт» нәшрияты, «Хөсәен Хөсәенов һәм Ко» ширкәте, Себер һәм Оренбург земство идарәләре, татар китапханәләре (Кустанай, Орск һ.б.), хосусый наширләр заказы белән басыла. «Вакыт» газетасы һәм «Шура» (1909–1918) журналы, казакъ телендә «Казакъ» газетасы (1913 – гыйнвар 1918) да шушы матбагада чыга.
Матбага эшләре белән язучы Ярулла Вәли җитәкчелек итә. Совет хакимияте кулына күчкәннән соң, 1918–1919 елларда матбагада 5 исемдә китап басылуы мәгълүм. 1920 елның апреленнән Казахстан хөкүмәте карамагына күчә.
Хәмидуллин Л. Матбагачы Рәмиевләр // Мәгариф. 2000. № 2.
Каримуллин А.Г. Татарская книга начала ХХ века. Казань, 1974.
Каримуллин А.Г. Татарское государственное издательство и татарская книга России (1917–1932) Казань, 1999.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.