Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1927 елда Сугышлы (хәзер Лениногорск районы) авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантоны Бөгелмә волостенда. 1930 елның 10 августыннан Бөгелмә районында.

Хәзер Иске Исаково авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Краногвардеец” авыл хуҗалыгы артеле (оештыручысы һәм беренче рәисе – Г.Г.Гафиятуллин) оештырыла, 1951 елда Калинин исемендәге колхоз (Иске Исаково авылы) составына керә.

Халкы күбесенчә “Бугульминская продкорпорация” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб, “Фәрит” мәчете (2010 елдан) бар.

1963 елда 1930 елларда гаиләсе белән авылда яшәгән Советлар Союзы Герое Г.Г.Гафиятуллин музей-йорты ачыла (реконструкцияләнә, 2005 елда яңа бина төзелә). Музей алдында Г.Г.Гафиятуллин бюсты куелган.

Авыл территориясендә төзекләндерелгән чишмә бар.

Халык саны

1938 елда – 228,
1949 елда – 225,
1958 елда – 154,
1970 елда – 152,
1979 елда – 146,
1989 елда – 118,
2002 елда – 103,
2010 елда – 114,
2015 елда – 103 кеше (татарлар).