Тарихы

Авылга 1743 елда тарихчы, географ, Россия фәннәр академиясе мөхбир-әгъзасы П.И.Рычков (1712–1777) тарафыннан Ключи авылы буларак нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Рычково буларак та билгеле.

Халкы башта алпавыт крәстияннәре катлавына керә, XIX йөз башында – ирекле игенчеләр, 1848 елда дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә.

Авыл 100 елдан артык Рычковлар карамагында була, аннары алпавыт Малокиенкога күчә (П.И.Рычковның оныгының кызы Л.И.Хирьяковага өйләнгән була).

1748 елда П.И.Рычков сәүдәгәр И.Мурашкинцовтан аракы куу заводы сатып ала, 1760 елда ике бакыр эретү миче, аннары бакыр эретү заводын төзетә. П.И.Рычков йорты 1768 елда салына.

1765 елда Вознесение Господня чиркәве (И.В.Мюллер проекты буенча, П.И.Рычков акчасына, өлешчә сакланган) төзелә. Башта П.И.Рычков авылга килеп-китеп кенә йөри, 1760 елдан 1770 елга кадәр даими яши. Аның янына еш кына күренекле Россия галимнәре килә (И.И.Лепёхин, П.С.Паллас).

1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышы чорында авыл баш күтәрүчеләр тарафыннан талана. 1774 елда чиркәү яңартыла, кабат изгеләштерелә. Чиркәүдә Рычковларның гаилә төрбәсе урнашкан, анда П.И.Рычков, аның улы – рус армиясе полковнигы һәм Сембер шәһәре коменданты, Крәстияннәр сугышы вакытында баш күтәрүчеләр тарафыннан үтерелгән А.П.Рычков (1738–1774), һәм башка гаилә әгъзалары җирләнгән. 1851 елда чиркәү үзгәртеп корыла, ике янкорма төзелә.

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлек асрау, шулай ук тәгәрмәч, чүлмәк ясау, йон-тукыма ману кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында волость идарәсе урнаша; чиркәү, земство мәктәбе (1876 ел, 1877 елда 27 ир бала, 16 кыз бала, 1881 елда 40 ир бала һәм 3 кыз бала укый), су тегермәне, земство станциясе эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2551 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Спас волостенда. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Бөгелмә районында.

Хәзер Спас авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1950 елда авылда “Искра” колхозы оештырыла, 1969 елда “Красный маяк” (Ефановка авылы) колхозы белән “Память Баумана” совхозына берләштерелә, 1996 елдан “Память Баумана” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елдан соң авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1934 елда – җидееллык, 1959 елда – сигезьеллык (1961 елда интернат, 1974 елда яңа бина төзелә), 1992 елда – урта, 2011 елда – башлангыч, 2013 елда башлангыч мәктәп-балалар бакчасы итеп үзгәртелә.

1976 елдан мәктәптә П.И.Рычков исемендәге төбәк тарихын өйрәнү музее эшли (оештыручылары – А.В.Ефремов, М.К.Шакиров).

Авылда мәдәният йорты (1966 елдан), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (1973 елдан), мәчет (1997 елдан) бар.

В.И.Ленинга (1969 елда), П.И.Рычковка (1980 елда, 2012 елда сүтелә, яңасы куела) һәйкәл, шулай ук Вознесение Господня чиркәве янында П.И.Рычковка истәлек ташы куелган.

Мәдәният йорты каршында 1986 елда “Калинушка” вокал коллективы булдырыла (оештыручысы – В.И.Яшанин, җитәкчесе – И.И.Давышина).

Авыл территориясендә “Спас чишмәләре” табигать истәлеге урнашкан. Чишмә суы көчле кушылдык буларак, матур буа барлыкка китереп, Дим елгасына коя. Участокта таллар һәм юкәләр утыртылган. Үләнчел үсемлекләрдән карабодайчалар үсә.

ТАССР һәм РФнең атказанган мәктәп укытучысы, педагогика фәннәре докторы, Бөгелмә шәһәренең мактаулы гражданы А.В.Ефремовның (1938–2014) тормышы һәм эшчәнлеге Спас авылына бәйле.

Халык саны

1859 елда – 296,
1889 елда – 187,
1897 елда – 530,
1910 елда – 630,
1920 елда – 970,
1926 елда – 648,
1938 елда – 751,
1949 елда – 542,
1958 елда – 400,
1970 елда – 505,
1979 елда – 609,
1989 елда – 561,
2002 елда – 632,
2010 елда – 598,
2015 елда – 637 кеше (руслар – 57%, татарлар – 35%).