Тарихы

Авылга XIX йөздә нигез салына.

XIX йөздә хәзерге торак пункт янында, Спас авылы җир билүче-крәстияннәр бүләк иткән җирдә монастырь нигезләнә, 1867 елда ул “Тулай тораклы өченче класслы Изге Александр Невский ирләр монастыре” исемен ала.

Монастырьга нигез салуда башлап йөрүчеләрнең һәм оештыручыларның берсе Михайловка авылының удел крәстияне Тимофей Арзамасцев (монах булу йоласыннан соң Тихон исемен ала) була, аннары ул монастырь башлыгы-иеромонах булып тора. Аның җитәкчелегендә монастырь 1870 елда Самараның Николаевский монастыре монахы Иннокентий бүләк иткән аеруча кадерле “Достойно есть” Мәрьям Ана иконасына ия була (хәзерге вакытта Бөгелмәнең Георгий Победоносец чиркәвендә саклана).

1866 елда – монастырьда агач бер престоллы Рождества Пресвятой Богородицы храмы, 1892 елда өч престоллы Свято-Троицкий храмы (Алабуга сәүдәгәрләре Стахеевлар һәм Бөгелмә сәүдәгәре С.М.Шувалов акчасына) төзелә. Чиркәү салу өчен монастырь янында кирпеч заводы төзелә.

1887 елда ир балалр өчен укырга-язарга өйрәтү мәктәбе (1892 елда 24 бала укый) ачыла.

Монастырь территориясендә шулай ук арбалар өчен сарае һәм печәнлеге булган ат абзары, мунча, ике катлы таш корпус (1892 ел, беренче катта кухня, аш бүлмәсе һәм хезмәткәрләр өчен хөҗрәләр, икенче катта монастырь башлыгы хөҗрәсе урнаша, бинасы сакланган), бер катлы таш корпус (1898 ел, бинасы сакланган), мосафирлар йорты (1889 ел), гарипләр йорты (1902 ел), күчмә сәүдә йорты (1906 ел), эконом йорты (1903 ел), яшелчәләр саклау өчен подвалы булган агач йорт (1901 ел) төзелгән була.

Монастырь озынлыгы 653 метр, биеклеге 3,2–3,7 метр, калынлыгы 57 см булган таш койма белән әйләндереп алына. 1913 елда монастырьда 56 кеше яши.

1919 елда монастырьның барлык җирләре һәм хуҗалыгы национализацияләнә һәм Бөгелмә җир бүлеге карамагына тапшырыла. Шул ук елда мәктәп-коммуна ачыла. Монахлар Александр-Невский җәмгыятен оештыралар һәм монастырь территориясендә калалар.

1930 елда Свято-Троицкий храмы бинасында “III Интернационал” совхозы (1920 елда оештырыла) мәдәният йорты урнаша, 1931 елда чиркәү җимерелә. 1934 елда монастырь территориясендә хезмәт колониясе урнаша.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Богоявление волостенда. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Бөгелмә районында.

Хәзер Петровка авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авыл “Семеновод” совхозының өченче бүлеге составына керә. 1971 елда “Прогресс” совхозы составында аерылып чыга, 1996 елдан “Прогресс” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Мәдәният

2014 елда Александр-Невский ирләр монастырен торгызу башлана. Свято-Троицкий чиркәве алтаре урынында табыну хачы куела, “Достойно есть” Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә беренче чиркәү изгеләштерелә.

Авылда Мәрьям Ана иконасы агач чиркәве эшли (2000 еллар башы, В.Люшин, С.Лебедич, С.Морозов, В.Калашников акчасына төзелә).

Халык саны

1930 елда – 115,
1989 елда – 73,
2002 елда – 50,
2010 елда – 38,
2015 елда – 45 кеше (татарлар, руслар).