Биографиясе

1911 елның 11 ноябре, Рязань губернасы Әҗе авылы – 1987 елның 16 августы, Мәскәү.

Казан университетын (1936), Нефть сәнәгате академиясен (1952, Мәскәү) тәмамлый. «Куйбышевнефть»нең бүлек җитәкчесе (1945–1949), баш геологы (1949–1950). «Татбурнефть» (1950–1957), «Татнефть» (1957–1966) берләшмәләренең баш геологы. СССР Нефть сәнәгате министрлыгының «Главвостокнефтедобыча» идарәсе башлыгы урынбасары (1966–1970).

Бегишев – Татарстанда геология хезмәтен оештыручыларның берсе. Аның җитәкчелегендә бик күп нефть чыганаклары ачыла һәм Ромашкино, Яңа Елховой, Бондюг һ.б. чыганакларда нефть чыгарыла башлый.

Бүләкләре

Контурлап су тутыру ысулы белән Ромашкино нефть чыганагын яңача эшкәртү системасын уйлап тапканы өчен Ленин бүләге бирелә (1962). Ленин, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

О состоянии разработки Ромашкинского месторождения // Нефтяное хозяйство. 1958. № 9.

Регулирование процессов разработки горизонтов Д1 Ромашкинского месторождения // Геология нефти и газа. 1963. № 10.