1876 елның 26 декабре (1877 елның 7 гыйнвары), Казан — 1939 елның 16 октябре, шунда ук.

Казан сәүдәгәрләре Казаковлар нәселеннән.

Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлый (1897).

1897–1900 елларда Вятка губернасының Сарапул өязендәге Кадыбаш авылында укытучы.

1900–1911, 1917–1918 елларда Казан губернасының Тәтеш шәһәрендә рус-татар мәктәбе мөдире.

1911 елда революцион эшчәнлеге өчен кулга алына, 1912 елда Сембер, аннан соң Оренбург губернасына сөрелә.

Беренче бөтендөнья сугышы чорында Россия армиясенә алына, Нарва шәһәре янында хезмәт итә, соңрак Юрьев (Дерпт) гарнизонына күчерелә, анда хезмәте 1917 елга кадәр дәвам итә.

1 нче Бөтенроссия мөселманнар съезды (Мәскәү, 1917), 2 нче Бөтенроссия мөселманнар съезды (Казан, 1917) делегаты.

1918–1919 елда Үзәк мөселман комиссариаты коллегиясе әгъзасы, «Тәтеш хакыйкате» газетасы мөхәррире.

1919–1921 елларда Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең нәшрият бүлеге башлыгы, РКП(б)ның Казан губерна комитеты каршындагы мөселман бюросы рәисе, Эшче һәм крәстияннәрнең Казан губерна башкарма комитеты әгъзасы (1920).

1921–1923 елларда ТАССР ҮБК Президиумы һәм ХКС рәисе урынбасары, бер үк вакытта Идел буендагы ачларга ярдәм оештыру комиссиясе рәисе урынбасары.

1931 елдан ТАССР Социаль тәэ­минат халык ко­миссариаты идарәсе башлыгы.

Хезмәтләре педагогика тарихына һәм ТАССРда социалистик төзелеш мәсьәләләренә карый.

Нахакка репрессияләнә (1937); үлгәннән соң аклана.

Хезмәтләре 

Гимназия: Төрле заведенияләргә хәзерләнүчеләргә үз-үзеннән укырга китап. Оренбург, 1914;

Казан — Чулман (Кама) — Идел төбәгенең мәркәзе К., 1923;

Татарстан байлыгы. К., 1927;

Лучи света в тёмном царстве. История одной школы. Татарский педагогический техникум. К., 1924.

Әдәбият

Борцы за счастье народное. К., 1983. Кн. 2;

Хузеева Л. «Мне нужна только свобода и свобода…» // Гасырлар авазы — Эхо веков. 2002. № 1/2.

Автор — Ф.Г.Кәлимуллина