Административ-территориаль буйсынуы

1933 елда нигез салына.

Оешкан вакытыннан Бөгелмә районында. Хәзер Кече Бөгелмә авыл җирлеге составына керә. Торак пунктлар реестрына кертелмәгән.

Хуҗалык итү рәвеше

1936 елда поселокта СССР Халык комиссарлары советы каршындагы Урман саклау һәм урман утырту баш идарәсенең Татарстан урман утырту идарәсе урман-бакча питомнигы оештырыла. 1940 елдан Агроурман питомнигы, 1942 елдан Агроурман мелиорация питомнигы, 1944 елдан Бөгелмә урман питомнигы, 1953 елдан Татарстан бакчачылык һәм питомник хуҗалыклары идарәсе.

1973 елдан аның җирлегендә “Урал” җиләк-җимеш совхозы булдырыла, 1998 елдан “Мирас” крәстиян-фермер хуҗалыгы итеп үзгәртелә.

Мәгариф һәм мәдәният

Поселокта башлангыч мәктәп эшли.

Фельдшер-акушерлык пункты (1990 елдан), мәдәният йорты (1970 елдан, 2017 елдан яңа бинада) бар.

Халык саны

2016 елда – 295 кеше.