Тарихы

Авылга XIX йөздә, башка мәгълүматлар буенча, XVIII йөздә нигез салына.

Халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 2808 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Богоявление волостенда. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Бөгелмә районында.

Хәзер Яңа Александровка авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1929 елда) авылда “Казанка” колхозы оештырыла, 1951 елда Будённый исемендәге колхоз белән (Яңа Александровка авылы) “Казанка” колхозына берләштерелә, 1995 елдан “Казанка” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авыл тирәсендә Бөгелмә Зәе елгасының уң сөзәклегендә Казанка ботаника тыюлыгы (“Юрочка чокыры”; 1991 ел) урнашкан.

Халык саны

1910 елда - 583,
1920 елда – 595 (Түбән Казанка авылы белән бергә),
1926 елда – 280,
1938 елда – 289,
1949 елда – 313,
1958 елда – 121,
1970 елда – 157,
1979 елда – 179,
1989 елда – 161,
2002 елда – 155,
2010 елда – 164,
2015 елда – 141 кеше (руслар – 77%).