Административ-территориаль буйсынуы

XX йөз башында нигез салына (башка мәгълүматлар буенча – XVIII йөз уртасында).

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Бөгелмә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә, 1935 елның 10 февраленнән – Яңа Писмән, 1955 елның 10 августыннан – Лениногорск, 1959 елның 12 октябреннән Бөгелмә районында.

Хәзер Зур Федоровка авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Политотделец” колхозы оештырыла, 1946 елда аның составына “Политотделец” (Шарлаук авылы) һәм Чапаев исемендәге (Толстовка авылы) колхозлар керә, 1958 елда Еновка авылы һәм Алкино поселогы колхозлары белән “Чапаев исемендәге колхоз”га берләштерелә.

1971 елда Свердлов исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1973 елда “Карабаш” совхозы составына керә, 1986 елдан “Иркеннефть” нефть-газ чыгару идарәсенең ярдәмче хуҗалыгы, 2001 елдан М.Жәлил исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә кырчылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1920 елда – 76,
1926 елда – 118,
1938 елда – 135,
1949 елда – 76,
1958 елда – 176,
1970 елда – 199,
1979 елда – 125,
1989 елда – 39,
2002 елда – 29,
2010 елда – 53,
2015 елда – 34 кеше (чуашлар).