Эчтәлек

1893 елда «П.К.Ушков һәм Ко химия заводлары ширкәте» тарафыннан төзелә, 1883 елда тупланган пай нигезендә барлыкка килә. Идарәсе Мәскәүдә була, аның белән И.П., А.И. һәм К.К.Ушковлар идарә итә. Җитештергән төп әйберләре — күкташ мае, сульфат, күкерт һәм тоз кислоталары (кулланучысы — Казан дары заводы). Эшләүчеләр саны 1910 елда — 150 кеше, 1913 елда — 180, 1916 елда — 369, 1917 елда янгынга кадәр — 250, янгыннан соң — 165, 1920 елда — 220 кеше. Елга уртача 344245 пот күкташ мае, 122958 пот сульфат җитештерелә.

1917 елгы янгын нәтиҗәсендә завод корылмаларының шактый өлеше җимерелә. Шул ук елда Мәскәүдә «П.К.Ушков һәм Ко ширкәте предприятиеләренә үзәк эшче контроле» оештырыла. 1918 елның апрелендә булып узган П.К.Ушков ширкәте химия заводлары, предприятиеләре эшчеләре һәм хезмәткәрләре делегатлары съездыннан соң, май аенда завод — дәүләт карамагына, 1919 елда «Төп химия сәнәгатенең дәүләт заводлары берләшмәсе»нә күчә, завод «Казанның элеккеге Ушков химия заводы» исемен ала (директоры — И.В.Шпади).

Хәрби сәнәгать ихтыяҗлары нәтиҗәсендә 1919 ел ахырына ул тулаем диярлек торгызыла, 1920 елда планны үтәү йомгаклары буенча Россия химия прелприятиеләре арасында 2 нче урынны ала. 1921 елда икътисади кризис аркасында ябыла.

Әдәбият

Белялов У.Б. Руководство хозяйственным строительством в Татарии в годы гражданской войны (1918–1920). К., 1963;

Петрова А.А., Лифшиц И.М., Цитрина Л.Н. Большая химия Татарии. К., 1967;

Назипова К.А. Национализация промышленности в Татарии (1917–1921). М., 1976.

Автор  К.А.Нәҗипова