Тарихы

XVIII йөз уртасында нигез салына. Бер версия буенча – Курск губернасының Арепьёвка авылыннан, икенче версия буенча – Средние Апочки авылыннан күченеп утыручылар нигез сала.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә.

1892 елда авылда укырга-язарга өйрәтү мәктәбе ачыла. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 2448,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Богоявление волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Бөгелмә районында.

Хәзер Акбаш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Полярная звезда” колхозы оештырыла, 1957 елда “Семеновод” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы составында, 1971 ел мәгълүматлары буенча, авыл “Прогресс” совхозы составына, 1975 елдан “Акбаш” совхозы (Акбаш поселогы һәм Кирилловка авылы белән) составына керә. 1994 елдан “Акбаш” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан “Акбаш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы кырчылык һәм сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.

“Чары каль” (“Ивушка”) мордва ансамбле эшли.

Авылда Михаил-Архангел чиркәве нигезе сакланган (1902 елда Э.Кистерман проекты буенча эклектика стилендә төзелә; 2007 елда янып юкка чыга).

Халык саны

1859 елда – 465,
1897 елда – 941,
1920 елда – 1391,
1926 елда – 982,
1938 елда – 912,
1949 елда – 636,
1958 елда – 532,
1970 елда – 360,
1979 елда – 261,
1989 елда – 137,
2002 елда – 243,
2010 елда – 210,
2015 елда – 213 кеше (руслар).