Зәргәрләр ялгыз яки кечкенә артельләргә оешып, аерым кулланучылар соравы буенча яки сәүдә базарына эшләгәннәр. Татарларда зәргәрчелек сәнгате күпләп җитештерү рәвешендә үсеш алмаган.

Остаханәләр

XVIII йөз – XX йөз башында зәргәр остаханәләренең эре үзәкләре Казанның татар бистәләрендә һәм Казан арты авылларында (хәзерге Арча, Саба, Мамадыш һәм Лаеш районнары) туплана; зәргәрчелек сәнгате аларда зур үсешкә ирешә.

Зәргәрләр остаханәләре шулай ук Әстерхан, Касыйм, Уфа, Оренбург, Троицк, Тобол, Томск һәм башка шәһәрләрнең татар бистәләрендә дә була. Авылларда зәргәр һөнәрчелеге белән еш кына җир эшеннән бушаган крәстияннәр дә шөгыльләнгән. Кышын осталар акча эшләү максатында күрше һәм ерак өлкәләргә – башкорт һәм Оренбург далаларына, Себер, Казакъстан, Урта Азия якларына чыгып киткәннәр, шәхси заказлар буенча бизәнү әйберләре эшләгәннәр, әзер эшләнмәләр белән сату иткәннәр.

Һөнәр

Зәргәр һөнәре нәселдән килгән һәм буыннан буынга ул һәм кызларга, якын туганнарга мирас булып күчкән.

Осталык серләре, аеруча Казан һәм якын-тирә авыллардагы зәргәрләр генә белгән күпертмә җепкыр техникасы яшереп сакланган.

Авыл артельләренә, гадәттә, якын туганнар берләшкән; алар арасыннан берәүләре әйбернең төп корылышын эшләгән, икенчеләре аны бизәгән, өченчеләре исә ялтыраткан һ.б. зәргәрләрнең иң осталары булып җепкырчылар саналган. Алар «ак эш», ягъни алтын һәм көмеш җепкырдан бизәнү әйберләре ясау белән генә шөгыльләнгән.

Зәргәрләр һөнәри ысуллары белән генә түгел, ә бәлки бизәнү әйберләренең төрләре белән дә аерылган. Бу исә хәтта кайбер авыл исемнәрендә дә чагылыш тапкан. Хәзерге Саба районының Чулпыч авылының исеме, мәсәлән, XVIII – XX йөз башында авыл осталарының хатын-кыз чәч толымнарына чулпылар эшләве белән бәйле.

Зәргәр һөнәре белән ирләр генә шөгыльләнмәгән, иң нечкә, катлаулы эшләрне хатын-кызлар башкарган (мәсәлән, XIX йөз ахыры – XX йөз башында хәзерге Арча районы Мөндеш авылыннан Габҗикамал Вафина, хәзерге Әлмәт районы Түбән Абдул авылыннан Миңсафа Мифтахова; шулай ук кара Ф.Н.Җәмилова, Р.Р.Дөңгыр-Надыйрова). Гаиләдә ир-ат булмаган очракта, һөнәренең серләрен, гадәттә, зәргәр хатынына яки кызларына тапшырган.

Зәргәрләр нәселеннән Ф.Хисамиев. 1980 еллар

Саба районының Йосыф-Алан авылы

Эш кораллары

Зәргәрнең эш кораллары – металл эретү өчен савыт, сандал, кечкенә чүкечләр, җепкырны үрү өчен кыскычлар, калай кисү өчен кайчылар, металл чыбык ясау өчен төрле зурлыктагы тишекләре булган металл такта - такыл, тишкеч, басма суккыч һ.б. – үзләренең формалары белән археологик казулар вакытында табылган Болгар һәм Алтын Урда чорындагы күпчелек төрдәшләре белән охшаш; алар, осталык күнекмәләре, бизәү ысуллары һәм үрнәкләре кебек үк, буыннан буынга тапшырылган (кара Х.Ганиев).

Тамгалау

Зәргәрләр, гадәттә, ясаган әйберләренә исемле тамга сукмаганнар, чөнки еш кына түбән сыйфатлы көмеш, аның катнашмалары белән эшләгәннәр, бу исә Дәүләт Проба палатасы таләпләренә туры килмәгән. Зәргәрләрнең күпчелеге өчен бизәнү әйберләре җитештерү, бигрәк тә авылларда, өстәмә хезмәт хакы чыганагы булган.

Зәргәрләрнең кириллица (АО, ВХ, ИС, ХВ), гарәп хәрефләре, тугра, тамга, яңа туган ай, кеше сурәтле тамгалары кайвакыт Россия дәүләт этнография музее (Санкт-Петербург) һәм Татарстан Республикасы Милли музее фондларында сакланучы эшләнмәләрнең аерым төрләрендә (беләзек кырыйларында, Коръән тартмачыкларында) очрый.

XVIII–XIX йөзләрдән башлап, рус ювелирларына үзләренең эшләнмәләренә шәхси, исемле тамгаларын сугу мәҗбүри була. Казанда эшләгән ювелирлар, гадәттә, үз тамгалары итеп Елан туграсын (1742 дән очрый) сурәтлиләр һәм эшләгән елны, останың исемен аерым билгеләп куялар (кара Казан көмешчеләре).

XX гасыр

Татар киемнәрендә милли бизәнү әйберләренең юкка чыгуы һәм алар урынына фабрикада җитештерелгән үрнәкләрнең киң файдалануы сәбәпле, зәргәрчелек XX йөз башыннан кимүгә таба бара.

1920 еллар ахырында зәргәрләр кулак сыйныфына кертеләләр һәм үз шөгыльләрен ташларга мәҗбүр булалар.

1940 елларның икенче яртысында кайбер зәргәрләр Казан арты һәм республиканың көнчыгыш районнары авылларында үз һөнәрләрен дәвам иттерәләр (Саба районы Йосыф-Алан авылыннан Җәлил Ганиев, Фәйзрахман Хисамиев, хәзерге Әлмәт районы Иске Әлмәт авылыннан Сабир Дәүләтшин һәм Йосыповлар гаиләсе һ.б.), халык соравы буенча алка, беләзек, кашлы йөзек, балдаклар ясыйлар.

1960 еллар уртасыннан зәргәрләр традицияләре профессиональ һәм һәвәскәр рәссамнар иҗатында дәвам итә (В.Ковалевский, С.Шәкүрова, И.Фазылҗанов, Е.Бакакин, Л.Хисамиева, И.Васильева, В.Соловьёва һ.б.). Традицияләр һәм инновацияләр синтезы авторларның шәхси стилендә, татар зәргәрләренең эшләү алымнарына хас яңача бизәлеш формаларында чагыла. Зәргәрләрнең үзенчәлекле һәм югары сәнгатьле әсәрләре Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Уфа, Касыйм, Тобол һ.б. шәһәрләр музейлары тупланмаларында саклана.

Әдәбият

Постникова-Лосева М.М., Платонова Н.Г., Ульянова В.Л. Золотое и серебряное дело XV–XX вв. Москва, 1983;

Ювелирное искусство // Валеев Ф.Х. Народное декоративное искусство Татарстана. Казань, 1984;

Ювелирное искусство // Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана (1920-е — начало 1990-х годов). Казань, 1995;

Валеева-Сулейманова Г.Ф. Татарская филигрань: в контексте генезиса и развития ювелирного искусства // Из истории татарского народного искусства. Казань, 1995;

Рахимова Р.К. Лексика и словарь татарского ювелирного дела. Казань, 2002.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова