Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1920 елларда нигез салына. Оешкан көненнән ТАССРның Бөгелмә кантоны Баулы волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Баулы районында.

Хәзер Кызылъяр авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Ленин исемендәге колхоз оештырыла, 1943 елда 3 колхозга бүленә: Ленин исемендәге, “Алга” һәм “Кызыл юл” колхозлары, 1950 елда алар яңадан Ленин исемендәге колхозга берләшәләр, аның составына шулай ук “Правда” һәм “1 Май” колхозлары керә. 1963 елда “Ленин юлы” колхозы итеп үзгәртелә. 1995 елдан “Ленин юлы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (2016 елдан), “Нур” мәчете бар.

Күренекле кешеләре

М.Н.Хәйретдинов (1926 – 2006) – СССРның мактаулы нефтьчесе, ТАССРның атказанган нефтьчесе.

Халык саны

1926 елда – 120,
1938 елда – 232,
1949 елда – 280,
1958 елда – 273,
1970 елда – 596,
1979 елда – 531,
1989 елда – 322,
2002 елда – 303,
2010 елда – 311,
2015 елда – 286 кеше (татарлар).