Биографиясе

1908 елның 4 гыйнвары, хәзерге Свердловск өлкәсе, Түбән Тура районы Песчанка приискы — 1966 елның 26 гыйнвары, Казан.

1932 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, «Татгеолтрест»та эшли (геолог, партияләр башлыгы, баш инженер, фәнни лаб. директоры).

1946 елдан СССР ФАнең Казан филиалы Геология институтында гидрогеология һәм инженерлык геологиясе лабораториясе мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Идел буенда геологик һәм инженерлык-гидрогеологик тикшерүләр үткәрә.

Татарстан, Чуаш һәм Мари АССР территорияләрендә җир асты суларының урнашуын, химик составын һәм типларын, Идел елгасы үзәгендәге карст күренешләре үсешен билгели.

Төзелеш материаллары чыганакларын ача, Идел буе һәм Куйбышев ГЭС объектларын төзү өчен урын әзерли.

Лёссыман комсыл балчыкларның инженерлык-геологик үзлекләрен лабораториядә тикшерү методикасын эшли.

Идел буе нефть чыганакларының структур карталарын төзү өчен, күп кенә отышлы горизонтларны билгели, гидроминераль чимал (магний, бром, йод һ.б.) эзләүдә перспективалы урыннарны ачыклый, газ һәм нефть чыганакларының килеп чыгу һәм җыелуының гидрохимик шартларын билгели, аларны эзләүнең һәм Татар гөмбәзендә ватылган урыннарны аерып алуның гидрохимик алымнарын эшли, нефть чыганакларын эшкәртүнең гидрогеологик шартларын нигезли, Татарстан территориясен су белән тәэмин итү дәрәҗәсе буенча районлаштыру картасын төзи.

Урал һәм Идел буеның Ведомство геоморфологик һәм неотектоник тикшерүләрен координацияләү комиссиясе әгъзасы, Бөтенсоюз география җәмгыятенең Казан бүлегендә карст географиясен һәм геологиясен өйрәнү комиссиясе рәисе.

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

К вопросу поисков нефти гидрохимическими методами // Докл. АН СССР. 1948. Т. 61, № 2;

Основные итоги изучения подземных вод ТАССР // Изв. КФАН СССР. Сер. геол. наук. 1957. Юбилейный вып.

Әдәбият

Геологи и горные инженеры России. М., 2000;

Геологи-нефтяники в становлении и развитии нефтяной промышленности Татарстана. К., 2000.