Тарихы

1710 елдан мәгълүм. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1859 елгы чыганакларга караганда авылда мәчет була.

XX йөз башында 2 мәчет, 2 мәктәп, тегермән, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1664 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Күтәмә волостена керә.1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Лениногорск, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.

Хәзер – Югары Кәминкә авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Орджоникидзе колхозы оештырыла (үзәк утары – Югары Кәминкә авылы, хуҗалыкка шулай ук Керкәле, Кызылъяр авыллары керә; 1962 елда аңа Вахитов исемендәге колхоз кушыла, үзәк утары – Кара Чишмә авылы), 1996 елдан “Орджоникидзе” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2015 елдан “Илхан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елларда башлангыч мәктәп ачыла, 1955 елда – җидееллык, 1967 елда – урта (2001 елда яңа кирпеч бина төзелә), 2011 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. Мәктәп каршында 1994 елдан туган якны өйрәнү музее (оештыручысы – И.С.Гатина) эшли.

“Карлыгач” балалар бакчасы (1982 елдан), мәдәният йорты (1994 елдан, башта клуб була, элеккеге мәчет бинасында урнаша), китапханә (1955 елдан башта уку өе буларак эшли, 1969 елдан клуб бинасында, 1997 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (1956 елдан), “Рәйхан” мәчете (1991 елдан), шулай ук төзекләндерелгән “Таллы” чишмәсе бар.

Мәдәният йорты каршында “Яшь йөрәкләр”, “Зөбәрҗәт” фольклор ансамбльләре эшләп килә.

Күренекле кешеләре

В.В.Фәттахов (1951 елда туган) – хирург, медицина фәннәре докторы, профессор;

Р.В.Фәттахов (1949 елда туган) – икътисадчы, икътисад фәннәре докторы, профессор, РФ хөкүмәте каршындагы Финанс университетының Региональ тикшеренүләр һәм киңкырлы үсеше проблемалары институты директоры (2010 елдан).

Халык саны

1782 елда – 29 ир-ат;
1859 елда – 635,
1897 елда – 1344,
1908 елда – 1590,
1920 елда – 1520,
1926 елда – 1610,
1949 елда – 660,
1958 елда – 671,
1970 елда – 774,
1979 елда – 641,
1989 елда – 393,
2002 елда – 365,
2010 елда – 342,
2020 елда – 280 кеше (татарлар).