- РУС
- ТАТ
җырчы (баритон), режиссёр, антрепренёр, педагог
1856 елның 28 октябре, Калуга губернасы — 1904 елның 13 июне, Калуга шәһәре.
1876 елда Диңгез училищесен (Санкт-Петербург) тәмамлый, А.Евгеньевның хосусый музыка мәктәбендә О.Палечекта, ирекле тыңлаучы сыйфатында Петербург консерваториясендә К.Эверардида (1878–1880) җырлау күнекмәләрен үзләштерә (җырларга өйрәнә).
1880 елдан Пенза шәһәрендә җыр дәресләре укыта.
Сәхнә эшчәнлеген Казанда башлый: П.Медведевның опера труппасында 1884–1885 елларда — хормейстер, 1885–1887 елларда— солист.
1887–1888 елларда— Мария театры солисты, 1892–1899 елларда Саратов шәһәрендә Рус опера артистлары ширкәте белән җитәкчелек итә (бер үк вакытта әйдәп баручы солист һәм режиссёр).
Россия шәһәрләрендә, шул исәптән (берничә тапкыр) Казанда гастрольләрдә була. 1899 елда пароходта Казаннан Архангельскига гастрольгә йөрүче «Н.В.Унковскийның опера йөзмә театры»н оештыра.
1901 елдан Калугада вокал һәм опера классларын алып бара.
Опера партияләре: Валентин («Фауст», Ш.Гуно), Эскамильо («Кармен» Ж.Бизе), Руслан («Руслан һәм Людмила», М.Глинка), Кенәз Игорь (шул исемендәге әсәр буенча, А.Бородин), Онегин («Евгений Онегин», П.Чайковский) һ.б. Көчле тавышка, югары музыкаль һәм сәхнә культурасына ия була.
Боголюбов Н.Н. Шестьдесят лет в оперном театре: Воспоминания режиссёра. М., 1967.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.