Табигый минераль агрегатлар – Fe гидроксидлары катнашмаларының (гётит, гидрогётит һәм башкалар) җыелма атамасы.

Шулай ук Al, Mn, Si гидроксидлары һәм оксигидратлары, балчык минераллар һәм сорбир сулар керә. Саргылт һәм кызылсу-соры, порошоксыман йомшак җир, пленкалар, майлар, агучан массалар һәм башкаларны ясый.

Лимонит җилләнү һәм явым-төшем нәтиҗәсендә тимерле минералларның үзгәрү продукциясе.  ТРда конкреция өслекләрендә бакыр рудасында, девонга кадәрге һәм мезозой дәверендәге токымнарда очрый, тимер оксидлы пигментлар составына керә.