- РУС
- ТАТ
язучы, очучы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1994)
1927 елның 28 июлендә Ульянов өлкәсенең Богдашкино, хәзерге Чынлы районы Кәшә авылында туа.
Богырыслан гражданнар авиациясе училищесен тәмамлый (1953). 1953–1986 елларда Казан берләштерелгән авиация отрядында эшли: По-2, Ан-2, Ли-2 самолётлары очучысы, Ил-14, Ту-124 корабльләре командиры.
Авиация тарихына караган, очучы профессиясенең романтикасын чагылдырган «Көмеш канатлар» (1971), «Татарстан канатлары» («Крылья Татарстана», 1985), «Алтын йолдызлы лачын» (1987), «Көмеш канатлар – зәңгәр хыяллар» (1989), «Ерак илләргә сәяхәт» (1990), «Канатлыга – зәңгәр биеклек» (1995), «Очар вакыт» («Время летать», 2003), «Бөркетләр кыядан курыкмый» (2008), балалар өчен «Кечкенә «тулар» эпопеясы» («Эпопея маленьких «тушек» («Казань» журналы, 1999, №3–4) исемле хикәяләр, шулай ук «Туган авылым тугайлары» исемле шигъри җыентыклар (2008) авторы. Ибраһимовның күп әсәрләре автобиографик характерда.
ТАССР ЮС Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Хәмитов М. Көмеш канатлар // Казан утлары. 1972. № 1;
Әхмәтсафа Ш. Рәшит Ибраһимовка – 70 яшь // Казан утлары. 1997. № 7.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.