Биографиясе

1815 елның 29 июле, Украина – 1866 елның 28 марты, Казан.

Сәнгать академиясендә перспективалы нәкышь һәм пейзаж нәкыше классы буенча профессор М.Н.Воробьевта укый (1834–1836). «Полиция күпере күренеше» картинасы өчен рәссам дәрәҗәсенә һәм көмеш медальгә лаек була.

1838 елда – Санкт-Петербургның шәһәр төзелеше комитетында сызымчы, 1839–1841 елларда Сембер гимназиясендә рәсем укытучысы булып эшли.

1841 елдан – Казандагы Икенче ир балалар гимназиясендә, 1843–1863 елларда Казан университетында, бер үк вакытта Родионованың затлы нәсел кыз балалар институтында (1847–1848) һәм Мария хатын-кызлар училищесендә (1862) рәсем дәресләре укыта.

Ракович А.Н. Болак ягыннан Университет биналары күренеше. 1842

Кәгазь, акварель, акшар. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Иҗаты

А.Н.Раковичның югары профессиональлек, зур талант, интеллектуаль киңлек һәм тирәнлек белән алып барылган педагогия һәм иҗат эшчәнлеге XIX йөзнең беренче яртысында Казанның сәнгати мәдәниятенә моңарчык үрелмәгән яңа сыйфатлар өсти.

1845 елда Казанга килгән Сәнгать академиясе Президенты герцог М.Лейхтенбергскийга А.Н.Раковичның аны нәкышь академигы дәрәҗәсенә ирештергән «Казандагы Изге Петр соборы» картинасы (1845) бүләк ителә.

А.Н.Ракович соңрак Казан университетының Нәфис сәнгать һәм борынгы истәлекләр музее тупланмалары составына кергән рәсем классы тупланмасын төзи. Француз теленнән Ш.Клеманның «Леонардо да Винчи, Рафаэль, Микеланджело» хезмәтен тәрҗемә итә, кереш өлешендә сәнгатьнең кеше тормышындагы әһәмияте турында үз карашларын яза.

А.Н.Раковичның нәкышь иҗаты, нигездә, шәһәр пейзажына багышланган; аның картиналарындагы композицияләр манзарасында соңгы романтизм сыйфатларындагы һава мохите яктылык күләгәсе муллыгы белән берләштерелгән. Төп әсәрләре: «Никола Гостинодворский чиркәве белән Казан күренеше» (1846), «Подлужный урамы күренеше», «Ослан тавыннан Казан күренеше» (икесе дә – 1850 еллар), «Ташу вакытында Казан күренеше» (1863).

Күргәзмәләре

Сәнгать академиясе күргәзмәсендә катнаша (1861).

Әсәрләр тупланмасы

Рәссамның әсәрләре Третьяков галереясында, Рус музеенда, Дәүләт Тарих музеенда, ТР Милли музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана.

Ракович А.Н. Ослан ягыннан Казан. XIX йөзнең беренче яртысы

Кәгазь, акварель. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее

Хезмәтләре

Краткий опыт линейного черчения. Казань, 1861.

Әдәбият

Корнилов П.Е. Казанский художник А.Н.Ракович (1815–1866). Казань, 1926.

Ключевская Е.П. Изящные искусства в Казанском университете. Казань, 2008.

Автор – Е.П.Ключевская