Биографиясе

1839 елның 2 декабре, Түбән Новгород шәһәре - ?.

Обер-офицер улы.

Түбән Новгород гимназиясен тәмамлый.

1856 елда Казан университетының физика-математика факультетына укырга керә, соңрак медицина факультетына күчә.

1860 елда «Земля и воля» оешмасының легаль булмаган студентлар түгәрәге составына керә. Шул вакыттан бирле Княгинский рөхсәт ителмәгән әдәбиятны бастыру өчен типография җыелмасы техникасын камилләштерүгә керешә. 1860 елның 23 декабрендә ул университеттан уку өчен чираттагы взнос түләмәгәнгә куыла. 1862 ел ахырында литеронабор машинасы проектын һәм сызымнарын Санкт-Петербургка алып китә, анда ул «Земля и воля»ның нәшрият эшендә катнаша. 1866 елдан башлап Казан университетының элеккеге студенты Ф.К. Золотарев акчасына Парижда яши. 1867 елда монда Дюмулен-Фромон телеграф фабрикасында автомат-җыючы дип аталган автомат типография машинасы моделе төзелә.

Автомат ике аппараттан тора. Беренчесе телеграфка охшаган, анда текст кәгазь тасмага билгеле бер тишекләр ясап, күчерелә. Икенчесендә, электр токы ярдәмендә, кирәкле литерлар наборга кертелә. Хәреф сәгатенә 36 мең билге тизлеге белән җыелган, бу наборщикның гадәти нормасыннан 10 тапкыр га артык.

1867 елда Княгинский Англия, Австрия, Бельгия һәм Франция хөкүмәтләреннән уйлап табуга патент ала. Привилегиягә (патент) гариза шул ук елны Россия Финанс министрлыгының Сәүдә һәм мануфактура департаментына җибәрелгән. 1869 елның 31 июлендә 10 елга привилегия бирелә. Автомат-җыючы 1870 елда Санкт-Петербургтагы Бөтенроссия мануфактура күргәзмәсендә күрсәтелгән һәм Бронза медаль белән бүләкләнгән. Петербург типографиясен тотучылар Тиблен һәм Головинны автомат кызыксындырмаган. Күргәзмә ябылганнан соң, машина юкка чыга, Княгинский хәерчелектә яши. Аның турында соңгы мәгълүматлар 1879 елга карый.

Княгинскийның техник идеясе Россиядән читтә дә гамәлгә ашырыла. 1871 елда инглиз Мекки Лондон күргәзмәсендә электр токын кулланмыйча эш иткән автомат-җыючы тәкъдим итә. Америкалы Ланстон монотип – хәреф җыю машинасын уйлап таба.

Литература

Васильев П. Автомат-наборщик. Казань, 1869.

Галай Ю.Г. П.П.Княгининский – изобретатель первой типографской наборной машины: К 150-летию со дня рождения // Книга. Исследования и материалы. Москва, 1989. Сборник 59.

Бурмистрова Л. Княгининский Пётр Петрович // Казанский университет (1804–2004): Биобиблиографический словарь. Казань, 2000. Том 1.