Тарихы

Авылга XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, мәчет, мәктәп эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1026,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Салих волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Баулы районында.

Хәзер Салих авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Яңа юл” колхозы оештырыла, 1957 елда “Баулы” совхозы составында була.

Халкы күбесенчә крәстиян фермер хуҗалыгында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авылдан 4 км төньяк-көнчыгыштарак, “Салих тавы” табигать истәлеге урнашкан (1978 елдан, Кандыз елгасы кушылдыгы яры буйлап сузылган берничә калкулыкны үз эченә ала, мәйданы 30 гектар).

Тауда урнашкан известьле сөзәклек зур әһәмияткә ия, биредә билгеле бер территориядә яшәүче яки үсүче тере организмнарны, шулай ук күп кенә дала үсемлекләренең сирәк төрләрен очратырга мөмкин. Тау тирәсендә югары төзелешле көпшәкле үсемлекләрнең якынча 225 төре үсә, шуның өчтән бере Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.

Халык саны

1859 елда – 381,
1889 елда – 533,
1897 елда – 630,
1910 елда – 838,
1920 елда – 872,
1926 елда – 969,
1938 елда – 772,
1958 елда – 551,
1970 елда – 488,
1979 елда – 363,
1989 елда – 212,
2002 елда – 205,
2010 елда – 170,
2015 елда – 137 кеше (татарлар).