Эчтәлек

Биографиясе

1909 елның 1 сентябре, Сембер губернасы, Сембер өязе Зур Чынлы авылы – 1982 елның 26 ноябре, Казан.

ВКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы Партия эшен оештыручылар югары мәктәбен тәмамлый (1945 ел, Мәскәү).

1925–1929 елларда ВЛКСМның Арча кантон комитетында эшләр идарәчесе, инструктор.

1929–1931 елларда Казанда ВЛКСМның Елга аръягы райкомы агитация бүлеге мөдире, секретаре.

1931–1934 елларда В.И.Ленин исемендәге Казан химия заводында пропагандист, партком секретаре урынбасары.

1934–1935 елларда ВКП(б)ның Казан шәһәр комитеты мәдәният һәм пропаганда бүлеге инструкторы.

1936–1937 елларда В.И.Ленин исемендәге Казан химия заводының мәдәният сарае директоры.

1939–1940 елларда ВКП(б)ның Казан шәһәр комитеты инструкторы, 1940-1942 елларда 3 нче секретаре.

1942–1947 елларда ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитетында пропаганда буенча секретарь (бүленеп).

1948–1958 елларда Казан педагогика институтында укыта.

1958–1973 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты каршындагы сәяси агарту йорты консультанты, мөдире (бүленеп, 1960–1963 елларда «Коммунист Татарии» журналының тарих-партия бүлеге мөдире).

1947–1951 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Татарстанда партия төзелешенә караган язмалар авторы.

Автор – Ф.Г.Кәлимуллина