Административ-территориаль буйсынуы

Поселокка 1920 елларда нигез салына.

Оешкан көненнән ТАССРның Бөгелмә өязе Поповка волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Баулы районында.

Хәзер Покровский Урустамак авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда поселокта “Вперед” колхозы оештырыла, 1958 елда “Восток” колхозы (Бакалы авылы) Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XXI съезды исемендәге колхоз белән берләшә. 1993 елдан “Колос” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Поселокта фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Халык саны

1926 елда – 125,
1938 елда – 130,
1949 елда – 91,
1958 елда – 71,
1970 елда – 95,
1979 елда – 56,
1989 елда – 37,
2002 елда – 49,
2010 елда – 47,
2015 елда – 43 кеше (удмуртлар, руслар).