Тарихы

Авылга XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, су тегермәне эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2325 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Салих волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Баулы районында.

Хәзер Салих авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда К.Маркс исемендәге колхоз оештырыла, 1957 елда “Баулы” совхозы составында, 1965 елда Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XXII съезды исемендәге колхоз, 1986 елда “Солнечный” совхозы, 1996 елда “Хансүәр” акционерлык җәмгыяте, 2000 елдан “Хансүәр” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан “Хансүәр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә “Хансүәр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә, крәстиян фермер хуҗалыгында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1926 – 2016 елларда авылда тулы булмаган урта мәктәп эшли (1969 елда яңа бина төзелә).

Авылда балалар бакчасы (1988 елдан), мәдәният йорты (1926 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, “Изгеләр” мәчете бар.

Мәдәният йорты каршында “Ялкын” балалар бию коллективы (2000 елдан, оештыручысы – А.Х.Газимова), “Мирас” фольклор коллективы (2010 елдан), “Бөркетләр” бию коллективы (2010 елдан, оештыручысы – Р.Н.Таҗетдинова) һәм “Кызыл калфак” балалар театр коллективы эшли (2015 елдан, оештыручысы – Г.Ф.Закирова).

Авыл янында I һәм II Хансүәр туктаулыгы (соңгы бронза чоры), I һәм VII Хансүәр курганы (чоры ачыкланмаган) археология истәлекләре табыла.

Күренекле кешеләре

М.М.Заһиров (1937 елда туган) – нефтьче, техник фәннәр докторы, РФнең атказанган фән һәм техника эшлеклесе;

В.Н.Усманов (1968 елда туган) – эстрада җырчысы, композитор;

Р.С.Яппарова (1949 елда туган) – ТРның һәм РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1859 елда – 622,
1889 елда – 992,
1897 елда – 1134,
1910 елда – 1560,
1920 елда – 1506,
1926 елда – 1209,
1938 елда – 1108,
1949 елда – 952,
1958 елда – 795,
1970 елда – 711,
1979 елда – 572,
1989 елда – 417,
2002 елда – 402,
2010 елда – 382,
2015 елда – 359 кеше (татарлар).