1804 елгы Устав нигезендә университет тәмамлаучыларны укытучылык эшчәнлегенә әзерләү өчен оештырылган бүлекчә. 1812 елның 28 маенда ачыла.

Институтка әхлак һәм сәясәт, физика һәм математика, тел фәннәре бүлекләрен тәмамлаучылар кабул ителә. Уку срогы 3 ел була. Укучылар укыту өчен сайлаган фәннәр буенча үзләренең белемнәрен камилләштерәләр, университет студентлары өчен сынау лекцияләре уздыралар, Казандагы Беренче ир балалар гимназиясендә дәресләр бирәләр.

Университетның иң яхшы студентлары өчен Педагогия институты хәзерге аспирантурага охшаш була, уку барышында алар магистрлык диссертациясе әзерлиләр, укуларын тәмамлаганнан соң, университет укытучылары итеп билгеләнәләр. 1835 елгы Устав нигезендә Педагогия институты студентларны педагогик эшчәнлеккә әзерләү бүлекчәсе итеп үзгәртелә. Институтка «казна карамагындагы» студентлар мәҗбүри тәртиптә кабул ителә. Физика-математика һәм тарих-филология факультетларының 2 нче курс студентлары алына. Алар атналык семинарларда катнашалар, шәһәрнең урта уку йортларында дәресләр бирәләр, студентларга лекцияләр укыйлар, 1851 елдан, кафедрасы булдырылганнан соң, педагогика тарихы һәм дидактика фәннәрен өйрәнәләр.

1855 елда ябыла, педагогик эшчәнлеккә әзерләү университетның физика-математика һәм тарих-филология факультетларының мәҗбүри уку планына кертелә.

Институтта укучылар арасында Н.И.Лобачевский, И.М.Симонов, И.Н.Ульянов һ.б. була.