- РУС
- ТАТ
Татарстанның Әлки районындагы авыл, Базарлы Матак авылыннан 25 км көньяк-көнчыгыштарак, Кече Чирмешән елгасы бассейны буенда урнашкан
Авылга 1720 елларда Иске Камка авылыннан күченеп килүчеләр нигез сала.
Революциягә кадәрле чыганакларда Исәмбай исеме белән билгеле.
XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элеккеге йомышлы татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.
1879 елда мәчет, мәктәп ачыла (1886 һәм 1895 елларда 40 ир бала укый).
XX йөз башында авылда 2 җил тегермәне, 3 вак-төяк кибете эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 1200 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елда Казан губернасының Спас өязе Мораса волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1935 елның 10 февраленнән – Әлки, 1944 елның 19 февраленнән – Юхмачы, 1945 елның 3 апреленнән – Әки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.
Хәзер Иске Камка авыл җирлеге составына керә.
1930 елларда авылда “Кызыл Байрак” колхозы оештырыла, 1957 елда “Энергетик” совхозы составында, 1967 елда – “Мир” совхозында була. 1983 елдан “Кызыл Байрак” үзәк утар колхозында була. 2002 – 2004 елларда “Карамала” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы бар.
Халык күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1917 елда авылда мәктәп җирлегендә башлангыч мәктәп ачыла, 1947 елда җидееллыкка, 1962 елда – сигезьеллыкка, 1990 елда – тулы булмаган урта, 1996 елда – урта, 2015 елда – башлангыч мәктәп була, 2016 елда ябыла (1954 елдан мәктәпнең бер өлеше мәчет бинасына урнаштырыла).
Авылда мәдәният йорты эшли (1965 елдан), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1992 елдан) бар.
Мәдәният йорты каршында театр (1999 елдан), балалар хореографиясе (2013 елдан), фольклор коллективлары эшли (2015 елдан Р.Н.Хәсәншина җитәкчелегендә).
Авыл янында курган тибында 2 археология истәлеге табыла.
Ф.К.Сәйфи-Казанлы (1888 – 1937 еллар) – язучы, публицист, журналист, әдәбият белгече, тарихчы (репрессияләнә, үлгәннән соң аклана).
1782 елда – 63 ир заты;
1859 елда – 755,
1897 елда – 1174,
1908 елда – 1057,
1920 елда – 1216,
1926 елда – 757,
1949 елда – 694,
1958 елда – 602,
1970 елда – 621,
1979 елда – 394,
1989 елда – 290,
2002 елда – 279,
2010 елда – 204,
2015 елда – 238 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.