Биографиясе

1909 елның 4 декабре, Казан губернасы, Тәтеш өязе Чинчурино авылы – 1945 елның 30 гыйнвары, Катовице шәһәрендә җирләнгән, Польша.

Кече командирлар мәктәбен (1933 ел), Сәяси курслар (1940 ел) һәм «Выстрел» курсларын (1943 ел) тәмамлый. «Ашлык әзерләү» конторасында эшли.

1931–1933 елларда һәм 1935 елдан Кызыл Армия сафларында. Совет-фин сугышында катнаша.

Бөек Ватан сугышы фронтларында 1943 елдан 904 нче укчы полкның батальон командиры (59 нчы армиянең 245 нче укчылар дивизиясе).

Ленинград фронты һәм 1 нче Украина фронты гаскәрләре составында Ленинград сугышында (1941–1944 еллар), Сандомир-Силезия һөҗүм операциясендә катнаша. 1945 елның 31 гыйнварында Кендзежин (Польша) шәһәреннән көньяк-көнчыгыштарак Одер елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә: батальон командиры сыйфатында елганың сул ярында плацдарм яулый, дошманның күпсанлы гаскәрләренең контрһөҗүмен кире кайтара. Сугышта һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, Александр Невский ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Боевая слава Алтая. Барнаул, 1978;

Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;

Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1;

Батырлар китабы — Книга Героев. Казань, 2000.                        

Автор – М.З.Хәбибуллин