Т.Н.Галиуллин туган авылы һәм балачагы турында

Татар телендә

Биографиясе

1938 елның 22 июлендә хәзерге Нурлат районы Кычытканлы авылында туган.

Казан университетын тәмамлый (1961). 1962 елдан СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында. 1965–1986 елларда Алабуга педагогия институтында (1967–1971 елларда проректор, 1971–1985 елларда ректор, 1983 елдан профессор).

1986 елдан Казан педагогия институтында, 1988 елдан Казан университетында (1989–2008 елларда татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 1989–2000 елларда татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультеты деканы).

Т.Н.Галиуллин фәндә беренче адымнары турында

Татар телендә

Алабуга педагогия институтының 25 еллыгы. 1978

Казан дәүләт педагогия институты ректоры М.З.Зәкиев Алабуга педагогия институты ректоры Т.Н.Галиуллинга сәламләү хаты тапшыра. М.З. Зәкиевнең шәхси архивы

Т.Н.Галиуллин Алабуга педагогия институты һәм әдәби мохит турында

Татар телендә

Т.Н.Галиуллин әдәбиятта беренче адымнары турында. 2020

Татар телендә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре ХХ йөз татар поэзиясенә, Г.Тукай, Х.Туфан, Һ.Такташ, С.Хәким, М.Мәһдиев, Г.Бәширов, Р.Харис, Р.Фәйзуллин һ.б. иҗатларына карый.

«Замана балалары» (1993) документаль повесте, «Дәгъва» (1995) хикәяләр һәм публицистик мәкаләләр җыентыгы, «Тәүбә» (1996), «Элмәк» (1998) һәм «Төнге юллар» (2002) романнары авторы.

Т.Н.Галиуллин докторлык диссертациясен яклау турында

Татар телендә

Бүләкләре

«Почет билгесе» һәм Дуслык орденнары белән бүләкләнә. Кол Гали исем. (1996), Гаяз Исхакый исем. (1997), Җ. Вәлиди исем. (2003) бүләкләр лауреаты.

Татарстанның Габдулла Тукай исем. Дәүләт бүләге лауреаты (2019).

Т.Н.Галиуллин язучы дуслар турында

Татар телендә

Хезмәтләре

Шагыйрьләр һәм шигырьләр. Казан, 1985.

Дәвамлылык. Казан, 1987.

Шигърият баскычлары. Казан, 2005.

Әдәбият – хәтер хәзинәсе. Казан, 2008.

Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы. Казан, 2012.

Здравствуй, поэзия! М., 1987.

Избранные произведения: в 2 т. Казань, 2015–2016.

Әдәбият

Илһам чишмәләре / Юзиев Н. Сүз башы. Иҗат серләрен эзләүче галим. Казан, 1988;

Гыйләҗев А. Сирәгәеп калды урманлык... // Ватаным Татарстан. 1998. 22 июль.

Заһидуллина Д. Ил йөрәгенә яза ул // Казан утлары. 2008. № 7.